Качалов театры сезонны премера белән ача

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

В.Качалов исемендәге Казан академия рус Зур драма театры 6 октябрь көнне М.Булгаковның “Бег” пьессасы буенча куелган спектакль белән яңа сезонны ача.

Спектакльне сәхнәгә режиссер, РФ һәм ТРның халык артисты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Александр Славутский куйган. Рәссам – РФның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТРның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Александр Патраков, костюмнар буенча рәссам – Елена Четверткова (Мәскәү), ут буенча рәссам – РФның атказанган сәнгать эшлеклесе Евгений Ганзбург (Санкт-Петербург).

Спектакльдә Илья Петров, Татарстанның атказанган артисткасы Елена Ряшина, Татарстанның халык артисты Илья Славутский, Алексей Захаров, Татарстанның атказанган артисткасы надежда Ешкилева, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Михаил Галицкий, Россия һәм Татарстанның халык артисты, .Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Геннадий Прытков, Татарстанның атказанган артисты Марат Голубев, Павел Лазарев,  Александр Малинин, Николай Чайка, Максим Кудряшов, Игорь Скиданов, Виктор Шестаков, Артур Шайхутдинов, Николай Шепелев, Илья Скрябин һәм башкалар уйный.

Премьера спектакльләре 7, 13, 31 октябрь көннәрендә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International