Казан консерваториясе «Organo pleno» Халыкара орган музыкасы фестивален тәкъдим итә

2017 елның 4 октябре, чәршәмбе

Казан консерваториясе «Organo pleno» Халыкара орган музыкасы фестивален тәкъдим итә. Бу исемдәге концертлар сериясе беренче тапкыр 1997 елда үткәрелгән иде, ә хәзер бу проект ел саен үткәрелә һәм тамашачылар мәхәббәтен яулады. Һәм бу очраклы гына да түгел – Казанда орган традициясе йөз елдан артык дәвам итә, беренче концертлар XIX гасыр азагында ук үткәрелгән.

Әлеге дәвердә Казан Россиянең орган музыкасы үзәгенә әверелде: танылган музыкантлар концертлар белән килә, ә яшь башкаручылар органда уйнау осталыгына өйрәнеп кенә калмыйча, ә танылган осталар белән уйнау мөмкинлеген дә алды.

«Organo pleno» фестивале яңа сезонда 26 сентябрь көнне ачылды, концертлар С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында үтә. Бу сезонда казанлылыларны Россия һәм чит илләрнең атаклы органчылары чыгышы көтә.

5 октябрь көнне Россиянең халык артисты, профессор Рубин Абдуллинның концерты узачак. Программада барокко чоры остасы Иоганн Себастьян Бах, шулай ук феликс Мендельсон һәм Ференц Лист әсәрләре яңгыраячак.

Шулай ук Казанда фестиваль кысаларында Санкт-Петербургның Изге Екатерина чиркәве органчысы Григорий Варшавский; Домо соборы органчысы Айвар Калейс (орган, Латвия)һәм Мартина Деринг (сопрано, Германия); Нотр-Дам де Пари органчысы  Йоанн Вексо (Франция) чыгышлары көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International