2017 елда Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантларын алган иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография хезмәткәрләре исемлеге мәгълүм

2017 елның 3 октябре, сишәмбе

19 сентябрь көнне Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең 2017 елда иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кинематография учреждениеләре хезмәткәрләренә ярдәм йөзеннән бирелә торган грантларны билгеләү буенча конкурс комиссиясе утырышы булды.

Быел әлеге конкурска 174 гариза бирелгән (20016 елда- 174, 2015 елда – 126, 2014 елда - 124).

Дәүләт мәдәният учреждениеләреннән - 34, ә республиканың 37 муниципаль берәмлеге учреждениеләреннән 140 гариза алынган. Аксубай, Әлки, Апас, Әтнә, Балык Бистәсе, Спас, Теләче, Ютазы районнары конкурста катнашмаган.

Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең иң яхшы мәдәният, сәнгать һәм кмнематография хезмәткәрләренә ярдәм итү өчен грантлар бирү тәртибе турындагы Нигезләмә буенча, грантларның гомум күләме елына 3 млн сум тәшкил итә. Әлеге сумма номинацияләр буенча түбәндәгечә бүленә:

  •  «Иң яхшы җитәкче»: 100әр мең сумлык 7 грант;
  • «Профессионал»: 70әр мең сумлык 14 грант;
  • «Терәк һәм дәрәҗә»: 50шәр мең сумлык 18 грант;
  • «Перспектива»: 30ар мең сумлык 14 грант.

Грант алучылар исемлеге белән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгыны рәсми сайтында “Грантлар” (http://mincult.tatarstan.ru/rus/itogi.htm) бүлегендә танышырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International