Филармония паркында сәнгать әһелләре исеменнән агач утыртыла

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе паркта мәшһүр сәнгать әһелләре исеменнән агач утырту традициясен дәвам итә. 3 октябрьдә филармония паркында Татарстанның халык артистлары Рамил Курамшин, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина, сәхнә ветераны Булат Балтанов исеменннән агачлар утыртылачак. Атаклы сәнгаткәрләрнең исемнәрен мәңгеләштерү өчен оештырылган проектта Татар филармониясе коллективы, сәхнә ветераннарының "Илһамият" клубы әгъзалары катнаша.

Беренче агачлар филармония паркында 2015 елның көзендә, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Илһам Шакиров һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Әлфия Авзалова исеменнән утыртылган иде.

2016 елның 26 апрелендә паркта Г.Тукайның тууына – 130, Татар филармониясенә бөек шагыйрь исеме бирелүгә 70 ел тулу хөрмәтенә зәңгәр чыршылар пәйда булды.  2016 елның көзендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль Җәләлетдинов һәм Татарстанның халык артисты Флюра Сөләйманова паркта ике чыршы утыртты.

2017 елның 25 апрелендә филармония паркында атаклы дирижер, СССРның халык артисты, И.Сталин исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Натан Рахлин һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Җәүдәт Фәйзи истәлегенә агач утыртылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International