Казанда Лев Гумилев һәйкәленә чәчәкләр салынды

2017 елның 2 октябре, дүшәмбе

Бүген Казанда танылган тарихчы-этнолог, археолог, көнчыгыш белгече, язучы һәм тәрҗемәче Лев Гумилев һәйкәленә чәчәкләр салынды. Чарада Татарстан Мәдәният министрлыгы, Язучылар берлеге вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар һәм шагыйрьләр, шулай ук Башкортстан кунаклары катнашты.

Татар энциклопедиясе институты директоры, ТР Фәннәр академиясе әгъза-мөхбире, тарих фәннәре докторы, профессор Искәндәр Гыйләҗев һәм ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Лев Гумилев эшләренең әһәмияте турында билгеләп үттеләр.

Искәртеп узабыз: Бөек совет һәм Россия галиме, татар халкының тарихын өйрәнүгә зур өлеш керткән тарих фәннәре кандидаты Лев Гумелев  хөрмәтенә бронза сын Казанда 2005 елда ачылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International