В.Качалов исемендәге Казан акдемия рус Зур драма театры Самарада “Волга театральная” фестиваленнән җиңү яулап кайтты. Алар тәкъдим иткән «Безумный день, или Женитьба Фигаро» спектакле берьюлы өч номинациядә билгеләнде.
Графиня Розина ролен башкарган өчен Татарстанның атказанган артисткасы Елена Рякшина “Иң яхшы хатын-кыз роле” номинациясендә җиңде. Ә “Иң яхшы ир-ат роле” дип Илья Славутский башкарган Фигаро роле табылды. “Иң яхшы сценография” номинациясендә театрның бар рәссамы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты Александр Патраков билгеләп үтелде.