Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы тармак ветераннарын хөрмәтләде

2017 елның 29 сентябре, җомга

Халыкара өлкәннәр көне алдыннан Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тармак ветераннарын хөрмәтләде.

Тантанага бүгенге көндә лаеклы ялда булган тармак ветераннары килгән иде. Аларның кайберләре үзләренең тәҗрибәсен яшьләргә белән бүлешеп, бүгенге көндә дә эшләүләрен дәвам итә.

Бәйрәм табыны артында ветераннар эшләгән вакыттагы хатирәләре белән уртаклашты. Кунаклар алдында Салават Табеев белән Айгөл Хәйри чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International