Татар дәүләт филармониясендә Мөслим Магомаев истәлегенә концерт була

2017 елның 29 сентябре, җомга

1 октябрьдә 17.00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә СССРның халык артисты, совет, Азәрбайҗан, Россия эстрадасы җырчысы һәм композиторы Мөслим Магомаев истәлегенә концерт була. 

Быел 17 августта  артистка 75 яшь тулган булыр иде. Россиянең бик күп концерт залларында әлеге вакыйга җырчы истәлегенә концертлар белән билгеләп үтелә.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә узачак концерт программасында җырчы репертуарыннан иң яхшы әсәрләр яңгыраячак. Биредә аларны Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт халык уен кораллары оркестры (Казан), шулай ук Евгений Кунгуров (баритон, Мәскәү), Җәвид Самедов (баритон , Азәрбайҗан), Борис Дьяков (баритон, Мәскәү), Ирина Костина (сопрано, Мәскәү), Резедә Галимова (сопрано, Казан), Игнат Изотов (баритон, Казан) башкарачак.

Кичәнең махсус кунагы  СССР халык артисты Тамара Синявская булыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International