Бүген “Наше время-Безнең заман” эшче яшьләр V телевизион иҗат фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итү тәмамлана. Иртәгәдән республика шәһәрләрендә сайлап алу турлары башлана.
Фестиваль Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уза.
Иҗади смотрның зональ этаплары Чаллыда, Түбән Камада, Әлмәттә узачак. Сайлау турларында җиңүчеләр 15-16 ноябрь көнне Татарстан башкаласында үтәчәк суперфиналда һәм гала концертта катнашачак. Гран-при иясе 200 мең сум күләмендәге премия һәм ел саен күчә торган ТР Президенты кубогына ия булачак.
Фестивальдә 18дән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр, предприятеләрдә, учреждениеләрдә һәм оешмаларда эшләүчеләр катнаша ала. Алар үз номерларын "Музыкаль юнәлеш", "Бию юнәлеше", " Дан минуты" номинацияләрендә тәкъдим итәчәк.