Бүген Казанның “Пирамида” Мәдәни-күңел ачу комплексында “ЛУКОЙЛ” ГАҖнең VIII социаль һәм мәдәни проектлар конкурсына нәтиҗәләр ясалды. Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм “ЛУКОЙЛ” ГАҖ президенты Вахит Алекперов катнашты.
Республика сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе “Татарстан осязаемый” проекты “Мәдәният һәм рухият” номинациясендә иң яхшысы дип табылды.