1 октябрь көнне Бөтендөнья өлкәннәр көне билгеләп үтелә. Татарстан Республикасы Милли музее өлкән яшьтәге кешеләр белән актив эшли. Алар музейда үткәрелгән барлык мәдәни чараларда даими катнаша. Өлкәннәр күргәзмәләр ачылышы, музыкаль һәм әдәби салоннарның даими кунаклары булып тора.
Шуңа да Милли музей алар өчен махсус программа әзерләгән, ул 1-10 октябрь көннәрендә узачак. Әлеге ун көндә пенсия яшендәге кешеләр, хезмәт ветераннары музейга бушлай килә ала. Алар өчен экскурсияләр, лекцияләр, остаз дәресләре һәм ветераннар коллективлары һәм мәдәният эшлеклеләре катнашында иҗади кичәләр үткәреләчәк.
Декада барышында Милли музей экспозицияләре буенча эскурсияләр, “Романовлар Казанда”, “Автор җырлары” лекцияләре, рәссам М.Нуруллина белән очрашу, “Җанлы экспозиция” дигән сәхнәләштерелгән тамаша, Лаеш районы ветераннарының “Лирика ретро” һәм “Нестареющие сердца” ансамбльләре чыгышлары һ.б. ниятләнгән.
Музейның филиаллары да төрле программалар әзерләгән. Һәр кеше биредә җаны теләгән чара таба ала.