Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры хәйрия чыгышларын дәвам итә

2017 елның 27 сентябре, чәршәмбе

25 сентябрьдә Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры Саба районының Югары Утар авылында урнашкан акылга зәгыйф балалар интернат-йортында булды. Алар  "Серле төн" әкият-тамашасын күрсәтте. Театр коллективы шулай ук балаларга төрле уенчылар да бүләк итте.

 Шунысын да әйтеп узарга кирәк,  Әтнә театрында мондый хәйрия спектакльләре күркәм гадәткә әйләнде.  2017 елның 11 майда театр коллективы Саба ятимнәр йортында да хәйрия спектакле күрсәткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International