Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры VI «АRT-ОRDO» Халыкара театр фестивалендә катнашты. Театр сәнгатен үстерү, тамашачыларда тарих һәм мәдәнияткә кызыксыну һәм хөрмәт уятуга багышланган чара 12-16 сентябрьдә Кыргызстан Республикасының Бишкәк шәһәрендә үтте.
Түбән Кама актерлары фестивальдә Чыңгыз Айтматовның “Ана кыры” спектаклен тәкъдим итте. Жюри әгъзалары режиссер эше, артистлар уенын югары бәяләде. Нәтиҗәдә, Гүзәл Шәмәрдәнова башкарган Толгонай роле фестивальдә “Иң яхшы хатын-кыз роле” дип табылды.