1-10 октябрь көннәрендә Өлкәннәр декадасы кысаларында Казанның “Мир” кинотеатры, муниципаль кинотеатрлар һәм кинозалларда “Гомернең көзе алтын булсын” дигән хәйрия кино күрсәтүләр узачак.
26-30 сентябрьдә “Казан ярминкәсе” Күргәзмәләр үзәгендә II “Актив озын гомер” Республика күргәзмә-ярминкәсе кысаларында өлкәннәр өчен “Татаркино” ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе тәкъдим иткән фильмнар күрсәтү оештырыла.
Анда түбәндәге фильмнарын карап булачак:
«Огни большой деревни» (режиссер И.Учитель);
«Сердце мое – Астана» (режиссер Е.Кончаловский);
«Без границ» (режиссер В.Оганесян);
«Время первых» (режиссер Д.Киселев);
«Орлы» (режиссер Р. Тухватуллин);
«Китайская бабушка» (режиссер В.Тумаев);
«Тетушки» (режиссер А.Кананович);
«Бибинур» (режиссер Ю.Фетинг).