Кичә Салих Сәйдешев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында Россиянең халык артисты Александр Сладковский җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт симфоник оркестры башкаруында Д.Д.Шостакович әсәрләре язмаларын тәкъдим итү концерты узды.
Концерт бик зур уңыш белән узды, Казан музыка сөючеләре бөек классикның әсәрләрен башкарган солистлар һәм оркестрны көчле алкышларга күмде. Тамашачылар өчен музыка дөньясы 2016 елда 110 еллыгын билгеләп үткән бөек композиторның үлемсез әсәрләре яңгырады.
Концертта Павел Милюков (скрипка), Александр Рамм (виолончель) һәм Дмитрий Маслеев (фортепиано) чыгыш ясады.