Бүген Тинчурин театрында Казанның Авиатөзелеш районы 26нчы лицее укучыларына Бердәм мәдәният дәресе уздырылды. Башта балалар Тинчурин театры музее экспозициясе белән танышты. Аннары квест рәвешендә оештырылган уенда көч сынашты.
Квест кысаларында укучылар бер урыннан икенчесенә күчеп, Тинчурин театры тарихы, Кәрим Тинчурин шәхесе, репертуарга бәйле сорауларга җавап эзләделәр, ребуслар чиштеләр, үзләре дә образга кереп әкият күрсәттеләр. Уен төгәлләнгәннән соң, балаларга тантаналы төстә Мәдәни көндәлекләр тапшырылды.
Искәртеп узабыз, “Укучының мәдәни көндәлеге” проекты 2014 елның 1 октябреннән бирле тормышка ашырыла. Аны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән Татарстан Мәдәният министрлыгы оештыра.