Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов каберенә таш куелды

2017 елның 22 сентябре, җомга

Бүген Казанның Самосырово янындагы мөселман зиратында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил Шәйхетдинов каберенә таш ачылды. Чарада Тинчурин театры коллективы, мәшһүр артистның тормыш иптәше Миңнегөл ханым, кызы Миләүшә, оныгы Сөмбел, якташлары, шулай ук республиканың башка театрлары вәкилләре, журналистлар катнашты. Кабер ташы Тинчурин театры ярдәме белән эшләнде.

Иң элек “Казан нуры” мәчете имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт Мөхлисов Наил ага рухына Коръән аятьләре укыды. Кабер ташын тантаналы төстә ачканнан соң, мәрхүмне бер минутлык тынлык белән искә алу булды. Шуннан соң Наил Шәйхетдиновның хезмәттәшләре, дуслары аның турындагы хатирәләре белән уртаклашты.

“Гомер буе гаилә дуслары булып яшәдек.  Сәхнәдә исә Наил белән бик күп уйнарга туры килде: ул миңа сөйгән яр да, әтием дә, энем дә, абыем да булды. Партнер буларак ул бик җайлы кеше, чын мәгънәсендә халыкчан артист иде”, - дип искә алды иҗатташ дустын Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова.

Камал театры артисты Айдар Хафизов Наил Шәйхетдинов белән яшьтән үк дус булганнар. “Беренче спектаклем, беренче гастрольләребез дә Наил белән бергә булды. Ходай шулай насыйп итте: хаҗ сәфәренә дә бергә бардык. Гомумән, дин юлында, исламның асылын аңларга тырышуда Наил остазым иде”, - дип  хәтер яңартты ул.

Чарада Наил аганың үз халкының “сөйкемле сөяге булып иҗат иткәнлеге”, бервакытта да кеше рәнҗетмәве, ихлас, шаян, олы йөрәкле кеше булуы кат-кат әйтелде.

Наил аганың кызы Миләүшә Шәйхетдин Тинчурин театры җитәкчелегенә, коллективына, чарада катнашучыларга рәхмәтен белдерде. “Гел шулай дус, бер-беребезгә карата игътибарлы, ихтирамлы булып яшик”, - дип теләкләрен җиткерде.

Чара Наил Шәйхетдинов каберенә чәчәкләр салу белән төгәлләнде.

 Шәйхетдинов Наил Шәмсетдин улы 1941 елның 1 мартында Татарстанның Чирмешән районы Лашман авылында дөньяга туа. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм шул ук елны Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшкә чакырыла.

Наил Шәйхетдинов театрда эшләвенең беренче көннәреннән үк саллы рольләр башкара: И.Юзеевның “Кыр казлары артыннан” спектаклендә — Әкбәр, “Сандугачлар килгән безгә”дә — Хәмзин, Н.Исәнбәтнең “Хуҗа Насретдин” спектаклендә Хуҗа Насретдин һ.б.

Аның иҗатына комедия һәм драма жанрындагы төрле характерлы рольләр хас иде. И. Юзеевның  «Бөркетләр кыяга оялый»да Баязит, Н. Хикмәтнең «Сәер кеше»сендә Габдрахман, Ю.Сафиуллинның “Әллә өйләнергә инде?”сендә Әхмәт, Х.Вахитның “Кияүләр”ендә Җамали, Г.Зәйнашеваның “Гайфи бабай, өйлән давай!”ында Гайфи, М.Горькийның “Кояш төшмәгән җирдә” сендә Лука, Т.Гыйззәт, Җ.Фәйзинең «Башмагым”ында Зыя, Ш.Камалның «Хаҗи әфәнде өйләнә»сендә Юныс хаҗи, Н.Хисамовның “Йосыф-Зөләйха”сында Мәлик Рәййан, Ш.Фәрхетдиновның “Эх,алмагачлары!”ында Салих бабай һәм башка күп кенә рольләре моңа ачык мисал булып тора.

Наил Шәйхетдинов театрда 50 ел эшләү дәверендә 200 дән артык төрле пландагы рольләр башкарды, дистәләрчә телевизион спектакльләрдә һәм Рига, Свердловск, Казах киностудияләре төшергән фильмнарда катнашты.

Ул башкарган рольләрдә  һәрвакыт  актерның табигый таланты, образны төгәл ача белү осталыгы ярылып ята. Аның иҗатында нәфислек, образларны нечкә  тоемлау һәрчак зур урын алды. Ул геройларын тормышчан, дөрес һәм ышандырырлык итеп башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International