Казан курчак театры “Көлбикә”не Владимирга балга алып бара

2017 елның 22 сентябре, җомга

23-28 сентябрьдә Владимирда “Золотое колечко” Икенче төбәкара курчак театрлары фестивале узачак. Анда Россиянең һәм якын чит илләрдән 16 иң яхшы курчак театры катнашачак.

Фестиваль бүген 17.00дә Владимир өлкәсе курчак театры сәхнәсендә тантаналы төстә ачыла.

Мәдәни чарада “Әкият” Татар дәүләт курчак театры да катнаша. Алар жюри хөкеменә Е.Шварцның “Көлбикә” (“Золушка”)спектаклен тәкъдим итә.

Фестивальгә нәтиҗәләр 28 сентбярь көнне чыгарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International