Тинчурин театрында сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Тинчурин театрында яңа сезонның чираттагы премьерасына әзерлек башланды. Кичә, 20 сентябрьдә, күренекле татар драматургы Хәй Вахитның 1956 елда язылган «Яшерен эзләр» пьесасын күмәк уку оештырылды. Әсәрне режиссер Резеда Гарипова сәхнәгә куя. Спектакльнең премьерасы ноябрь аенда көтелә. 

К.Тинчурин театрының Хәй Вахит әсәрләренә беренче генә мөрәҗәгать итүе түгел. Хәзерге вакытта да сәхнәдә уйнала торган «Кияүләр», «Туй алдыннан» спектакльләренең  халык арасындагы популярлыгы, Хәй Вахит әсәрләренең кызыклы, үзенчәлекле булуы, профессиональ югарылыкта язылганлыгы хакында сөйли.

Хәй Вахит драматург буларак узган гасырның  60-70 нче елларында таныла. Авторның заман проблемаларын нечкә тоемлап иҗат иткән әсәрләре буенча куелган спектакльләрне тамашачы һәрвакыт яратып, үз итеп кабул итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International