Татарстан Мәдәният министрлыгы һәм ведомство оешмалары хезмәткәрләре китап җыю буенча акциядә катнаша. Бүләк ителгән басмалар өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар, психоневрологик интернатлар һәм акылга зәгыйфь балалар өчен интернат-йортларның китапханәләрен тулыландырачак.
Бүгенгә төрле китаплар салынган берничә тартма тупланды. Әлеге изге эшкә ведомствога караган учреждениеләр һәм муниципалитетлар да кушылды. Иртәгә Чистай муниципаль районы мәдәният идарәсе җыйган китаплар килеп җитәчәк. Элегрәк Республика яшүсмерләр китапханәсе һәм Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы да акциягә кушылган иде.
Әлеге хәйрия акциясендә катнашырга теләүчеләр китапларны ай ахырына кадәр Пушкин урамы, 66/33 йорт, 1-3нче бүлмә адресы буенча китереп бирә ала.