«Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә танылган рәссам Никас Сафроновның күргәзмәсе ачылды

2017 елның 21 сентябре, пәнҗешәмбе

Кичә Казан Кремле территориясендә урнашкан «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә танылган рәссам Никас Сафронов күргәзмәсе ачылды. Күргәзмә белән беренчеләрдән булып Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов танышты. Күргәзмә ачылу тантанасына Россия Гадәттән тыш хәлләр министры  башлыгы Владимир Пучков, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт сәнгать музее директоры Розалия Нургалиева да килгән иде.

«Сайланма әсәрләр» дигән күргәзмәгә йөздән артык жанрдагы картиналар, лирик пейзажлар һәм портретлар тупланган.  

Никас Сафронов Казандагы күргәзмәне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чакыруы буенча оештырган. Татарстан Республикасы Президенты заказы буенча рәссам Казан өчен унлап картина язган. «Алар бу шәһәрнең музейларында һәм коллекцияләрендә калыр дип ышанам», – диде  Никас Сафронов.

Күргәзмә 21 сентябрьдән 5 ноябрьгә кадәр эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International