Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында өлкән яшьтәге гражданнарга консультация күрсәтү өчен “кайнар линия” ачылды. Өлкәннәр аңа шалтыратып, ведомство компетенциясенә караган сорауларын бирә ала.
Кызыксындырган сорауларга җавапны эш көннәрендә 8дән 18.00 сәгатькә кадәр 264-73-97 телефонына шалтыратып белергә мөмкин.