Татарстанлыларны III «Йолдызлы симфония» Халыкара конкурс-фестивалендә катнашырга чакыралар

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

2018 елның 5-8 апрелендә Казанда III «Йолдызлы симфония» Халыкара конкурс-фестивале узачак.

Россия Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уза торган конкурс-фестивальне “Яңа буын” балалар һәм яшүсмерләр иҗатына ярдәм фонды оештыра.

Анда иҗади коллективлары һәм 5 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк аерым башкаручылар катнаша ала. Аларга хореография, инструменталь музыка, вокал, хор, фольклор номинацияләрендә чыгыш ясау мөмкинлеге бирелә. Берьюлы берничә номинациядә дә катнашырга була.

Шунысын да әйтергә кирәк, “Йолдызлы симфония” фестивале“Традицияләрне яңартып” Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен беренче этап булып тора. Ә анда катнашу А.В.Александров исемендәге беренче музыкаль кадетлар корпусына укырга керү мөмкинлеген бирә.

Конкурс-фестиваль кысаларында түгәрәк өстәлләр һәм остаз дәресләре үткәрү дә ниятләнгән.

Конкурс турында тулырак мәгълүматны http://npufa.ru/calendar/78-iii-mezhdunarodnyj-konkurs-festival-zvezdnaya-simfoniya сылтамасы буенча кереп белергә була. Гаризалар 2018 елның 10 мартына кадәр кабул ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International