Камал тетрының Уфадагы гастрольләре тәмамланды

2017 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Кичә Илдар Юзиевның “Ак калфагым төшердем кулдан”  спектакле белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Башкортстанның башкаласы Уфа шәһәрендәге гастрольләре тәмамланды. Спектакль башланыр алдыннан Рус драма театры сәхнәсендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Башкортстан Дәүләт Җыены – Корылтае рәисе Константин Толкачев чыгыш ясады. 
Тамашачыларны сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан һәм Башкортстан театрларының гастрольләре күркәм гадәткә әверелде дип билгеләп үтте.
“Мондый мәдәни элемтәләр республикалар арасынданы дуслыкны ныгытуга зур өлеш кертә. Безнең театрның спектакльләрен татарлар һәм башкортлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә карады. Алар Россия милләтләренең үзенә хас мәдәнияте белән таныша алды. Минемчә, мондый гастрольләр күләмлерәк бәйрәмгә әверелә, элеккеге кебек Башкортстанда Татарстан көннәре һәм Татарстанда Башкортстан  көннәренә рәвешендә үткәрелә алыр иде”, - диде Фәрит Мөхәммәтшин һәм Камал театры гастрольләренә карата кызыксыну белдергән тамашачыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Дәүләт Советы Рәисе Башкортстан Дәүләт Җыены – Корылтае рәисе Константин Толкачевка татар театрына күрсәткән кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде.
Константин Толкачев, үз чиратында, башкорт һәм татар мәдәниятендә охшашлыклар күп булуга игътибарны юнәлтте.
“Планетада башкортлар һәм татарлар кебек рухлары, мәдәнияте һәм телләре белән бер-берсенә якын булган милләтләр бик күп түгел. Гасырлар дәвамында безнең мәдәниятләр бер-берсен баета, тулыландыра. Әйтик, татар театры, ягъни “Сәйяр” труппасының  Уфага тәүге гастрольләре 1910 елда ук булган. Камал исемендәге театрның 100 еллар элек салынган күркәм гадәтне дәвам итүләре бик сөенечле күренеш”, - дип белдерде ул.
Искәртеп узабыз: Г.Камал исемендәге Татар Академик театры гастрольләре Уфада 13-19 сентябрь көннәрендә М.Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академик театры һәм Башкортсан Республикасының Дәүләт Академик рус драма театры сәхнәсендә узды. Камаллылар ун спектакль тәкъдим итте, аларын уфалалар беренче тапкыр күрде. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International