С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залы электрон билетлар сата башлый

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залы үзенең рәсми сайтында (gbkz-rt.ru) электрон билетлар сата башлый. Хәзер концертларга билетларны учреждениенең кассасында гына түгел, ә сайтта on-line режимда сатып алырга була.

Электрон билетларны сатып алу өчен сайтның төп битендә “Билет сатып алырга” дигән сәхифәне ачарга, “теркәлү” төймәсенә басып, сату мәйданчыгында теркәлергә, кирәкле концертны, урыннарны сайларга, билетлар санын күрсәтергә һәм түләргә кирәк.

Дәүләт зур концертлар залы сайтынңа электрон кибитенә сылтама: http://tickets.gbkz-rt.ru/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International