ТР Министрлар Кабинетында яңа театр сезоны ачылуга багышланган матбугат конференциясе узды

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

Бүген ТР ТР Министрлар Кабинетында яңа театр сезоны ачылуга багышланган матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм республиканың әйдәп баручы театр директорлары катнашты.

Татарстан мәдәният министры хәбәр иткәнчә, Казандагы җиде дәүләт театрының өчесе: В.И.Качалов исемендәге Казан академик рус Зур драма театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия  театры, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры иҗат сезонын ачкан.

20 сентябрь көнне П.И.Чайковскийның “Пиковая дама” операсы белән М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры үзенең бу сезондагы эшен башлап җибәрәчәк.

3 октябрь көнне Казан Яшь тамашачы театры, ә 6сы көнне Г.Кариев исемендәге Татар яшь тамашачы театрында  сезон ачыла.

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры 112нче сезонны 6 октябрь көнне Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл” спектале белән ача.

Айрат Сибагатуллин сүзләренчә, Чулман аръягы театрлары иҗат сезонын октябрь аенда ача. 6 октябрь көнне Чаллы дәүләт татар дрма театры Б.Сәлаховның “Яратылмый калган ярлар” спектакле премьерасын күрсәтә. Ә Әлмәт татар дәүләт драма театры сезонны Ж.Б.Мольерның “Әҗәлгә дару бар диләр” спектакле белән башлый.

Чаллы дәүләт курчак театрында сезон 8 октябрь көнне “Каша из топора”, ә А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театрында 13 октябрьдә П.Гладилинның «Вышел ангел из тумана» спектакле белән ачыла. 20 октябрь көнне Г.Тукай исемендәге Әтнә дәүләт драма театры да С.Шәкүровның “Туган яфрак” спектакле белән үзенең бу сезондагы эшен башлый.

27 октябрьдә Буа дәүләт драма театры “Сез әле мине белмисез...”, ә С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар драма театры А.Н.Островскийның “Кече шәһәрләр театрлары” федераль партия проекты кысаларында куелган “Гроза” спектакле белән иҗат сезонны ача.

Татарстан мәдәният министры сүзләренчә, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар драма театры үзенең иҗат сезонын август азагында ук драматургның туган авылында аның “Алпамыш алпавыты” спектакле белән ачкан.

Айрат Сибагатуллин белдергәнчә, Чулман аръягы театрлары эшчәнлеге өчен аларны “Кече шәһәрләр театрлары” федераль проектына кертү зур ярдәм булган. 2017 ел ахырына кадәр 300 меңгә кадәр кеше яши торган торак пунктларда урнашкан театрларда 20дән артык яңа спектакль сәхнәләштерү планлаштырыла.

“Шулай ук 2017 елда Татарстан театрлары “Зур гастрольләр” Федераль гастроль эшчәнлегенә ярдәм үзәге” программасында катнаша. Әлеге программа кысаларында, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә, сентябрьдән ноябрь аена кадәр республиканың 7 театры төбәкара гастрольләр кылырга җыена. Ел дәвамында театрлар республика буенча да иҗат сәфәре кылачак”, - дип искәртте ул.

Министр “Театрлар - балаларга” федераль проектына да аерым тукталып узды. Аның ярдәмендә республиканың балалар һәм курчак театрлары 2017 ел азагына кадәр финанс ярдәме алачак.

Брифингта шулай ук В.И.Качалов исемендәге Казан академик рус Зур драма театры директоры Александр Славутский, М.Җәлил исемендәге Татар академик дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия  театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов, “Әкият” Татар дәүләт курчак театры директоры Роза Җаббарова һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының әдәби бүлек  җитәкчесе Нияз Игламов катнашты. Алар үз театрларында яңа сезонда куелачак премьералар, яңа проектлар һәм гастрольләр турында сөйләде.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International