Казанда “Европа-Азия” Халыкара яңа музыка фестивале узачак

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

27-30 сентябрь көннәрендә Казанда ХIII “Европа-Азия” Халыкара яңа музыка фестивале узачак. Чара кысаларында узачак җиде концертта дөньяның ун иленең композиторлары иҗат иткән музыка яңгыраячак.

Быел фестивальдә Австралия, Вьетнам, Гонконг, Испания, Төркия, Төркмәнстан һәм беренче тапкыр Колумбия композиторлары һәм музыкантлары катнашачак. Шулай Россия төбәкләреннән дә кунаклар шактый булачак. Казан Вологда, Кострома, Чиләбе, Краснодар, Ярославль, Мәскәү, Удмуртия, Башкортстан, Чуашстан, Кабардин-Балкария, Якутия республикалары вәкилләрен кабул итәчәк.

Фестиваль 27 сентябрь көнне 18.30да Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында ачылачак.

Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән Татарстан Композиторлар берлеге гамәлгә куйган. Сәнгать җитәкчесе – Россия Композиторлар берлеге рәисе урынбасары, Россия һәм Татарстанның халык артисты Рәшит Кәлимуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International