"Хәзинә"дә Хәмзә Шәрипов күргәзмәсе

2017 елның 19 сентябре, сишәмбе

21 сентябрь көнне 16:00 сәгатьтә “Хәзинә” милли сәнгать галереясендә авангардчы рәссам, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Хәмзә Шәриповның күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә рәссамның 60 яшьлеге уңаеннан оештырыла. Проектта Хәмзә Шәриповның 50 дән артык хезмәте урын алачак. 

Сәнгать галимнәре аны "милли аванград" юнәлеше вәкиле, дип атый. Рәссамнар арасында интарсия ысулы белән иҗат итүчеләр алай күп түгел. Хәмзә Шәрипов  тирән фәлсәфи фикер иясе булуы белән дә аерылып тора. Төрки, болгар, татар мифларына таянып иҗат итә. Төрки фольклорны шактый тулы ачып бирә. Милли мифларны, традицион  символларны оста файдалана, татарның үткәне хакында фикер йөртер өчен җирлек тудыра. Милли җанлы, үткәннәребезне нечкә тоемлаучы шәхес буларак та, аның әсәрләре күпләрне үзенә тартып тора. 

Хәмзә Мәүлихан улы Шәрипов – Россия, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге һәм ЮНЕСКО халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы, “Европа-Азия” Халыкара гуманитар Академиясе мактаулы әгъзасы, Татарстан Республикасының атзанган сәнгать эшлеклесе. Ул күп санлы халыкара, чит ил һәм Россия күргәзмәләрендә катнаша. Аның эшләре Татарстан Республикасы, Венгрия, Пермь һәм Әнкара дәүләт музейлары һәм галереяләре, шулай ук Россия һәм чит илләрдә шәхси коллекцияләрдә саклана.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International