Бүген Татарстан мәдәният министры Айрат Сибагатуллин “Мгновение” Бию театры директоры Шамил Ишбулатовка Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәтен тапшырды. Бүләк аңа 60 яшьлек юбилее уңаеннан бирелде.
Шамил Ишбулатов “Мгновение” эстрада биюе ансамблен 1980 елда оештырган. Ә 1985 елдан башлап ул аның директоры булып тора.