Казан фестивале кунакларының кинопортретлары

2017 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген 13.00дә “Мир” кинотеатры фойесында танылган рәссам Лада Аюдагның кино-күргәзмәсе ачыла.

Тамашачылар хозурына төрле елларда Казан кинофестивале кунаклары булган шәхесләрнең портретлары тәкъдим ителәчәк. Алар арасында режиссер һәм актриса Наталья Бондарчук, актриса Светлана Светличная, актер Дмитрий Певцов, Марат Бәширов һәм башкалар бар.

Күргәзмә ачылышында Казан шагыйрьләре үзләренең әсәрләрен укыячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International