Анда Россиянең һәм чит илләрнең Волгоград, Кстово, Самара, Сургут, Рыбинск, Воркута, Владимир, Ульяновск, Озёрск, Казан, Назрань (Ингушетия Республикасы), Йошкар-Ола (Марий Эл Республикасы), Ижевск (Удмурт Республикасы), Уфа (Башкортостан Республикасы), Чабаксар (Чувашия Республика), Гомель (Беларусь Республикасы), Симферополь (Кырым Республикасы) кебек 17 шәһәреннән иң күренекле театр коллективлары чакырылган.
Конкурс Россия Федерациясе субъектлары хакимият органнарының төбәкләрдә дини-әхлакый климатны яхшыртуга юнәлтелгән идарәчелек, административ өлкәләрдәге, иң яхшы карарларын, закон актларын ачыклау һәм бүләкләүне максат итеп куя.
Спас районында истәлек билгесе 2014 елда төзелә һәм тантаналы рәвештә ачыла.
“Яңарыш” фондының башкарма директоры, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Татьяна Ларионова һәм ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәр ел саен уздырыла торган “Изге Болгар җыены” на әзерлек турында сөйләделәр, быел ул 21 майда, Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елны ислам динен рәсми кабул итү көнендә уздырылачак.
Ветераннарга күрсәтелә торган бу концертта Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры һәм «Яңа музыка» камера оркестры катнаша.
4 майда «Ак барс» концерт залында «Рус җыры - 2016» халык җырын башкаручылар республика конкурсының йомгаклау туры уза.
6 майда Гагаузиянең Чадыр-Лунга шәһәрендә гагаузларның Хедерлез милли бәйрәме уздырыла.
Бу тантанада катнашучылар бөек казах шагыйре Абай һәйкәленә чәчәкләр куячак, аннары Абай исемендәге театрда зур концерт булачак.
25 апрельдән 10 майга кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Н. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм И.В.Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте бергәләп республиканың парк һәм скверларында Бөек Җиңү бәйрәменә багышланган концертлар куячак.
Ул 4 номинациядә уздырыла.