Алар техникумда алып барылган эш белән таныштылар, музейда куелган сәнгать эшләнмәләрен карадылар, калфак чигү буенча осталык дәресендә булдылар.
Илнең миллионлаган кешелек аудиториясе 400гә якын кешедән торган «Җырчы Татарстан» җыелма хорын тыңлаячак.
Программада: интерактив уен, күпсерияле «Мирас» мультфильмын карау, укучыларның мәдәни көндәлекләреннән төзелгән күргәзмә, бүләкләү тантанасы, «Кәҗә һәм сарык» һәм «Дюймовочка» спектакльләре.
Мәскәү кунаклары Чистай дәүләт музей-тыюлыгына Н.С. Лукьянов белән бәйле документларны, аның шәхси әйберләрен, фотосурәтләрен тапшыру өчен килде.
69 катнашучы һәм 54 эксперттан торган Татарстан командасы 47 компетенциядә тәкъдим ителгән.
Фильмнар оригинал телдә субтитрлар (немец, фин, инглиз, итальян телләрендә) белән күрсәтеләчәк.
Зифа Мөхәммәтҗанова – графика өлкәсендә иң күренекле рәссамнарның берсе, китаплар һәм мәҗмугаларга рәсем ясаучы, бизәүче, күп кенә иҗат коллективлары өчен сәхнә костюмнары эскизларын әзерләүче.
Артистны дуслары, хезмәттәшләре, шәкертләре тәбрикләр, төрле концерт номерлары кичәнең бизәге булыр дип көтелә.
«Черек күл», «Крылья Советов», «Горький исемендәге парк»ның рельефлы-график схемалары күзләре күрмәүче һәм начар күрүче кешеләргә әлеге ял урыннары турында тулы мәгълүмат бирә.
Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Спас муниципаль районы башлыгы Камил Ногаев һәм башкалар катнашты.