«Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Казанга Билет: Гүзәл чорның балалар экспрессы»дигән балалар эшләре күргәзмәсе ачылды.
Бүген төнлә Әлмәт драма театрының күренекле артисты Камил Мөхәммәтшакир улы Вәлиев вафат булды.
5 сентябрьдән 9 сентябрьгә кадәр Татарстан башкаласында узачак форумның конкурс программасына 50 фильм керде.
Казанга 19 июньдә «Җиңү елы» мәдәни десанты килә. Проект музыкант, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы әгъзасы Петр Лундстрем һәм продюсер Анна Хованова нигез салган «КА22» концерт агентлыгы тарафыннан Президентның Мәдәни инициативалар фонды һәм Түбән Новгород өлкәсе Хөкүмәте ярдәме белән «Метеор 120р» Су асты канатындагы судносында маршрут шәһәрләрендә (Түбән Новгород, Казан, Самара, Волгоград) тукталышлар ясап, Идел елгасы буйлап тур форматында гамәлгә ашырыла.
Россия көнендә 15:00 сәгатьтә «Казан» гаилә үзәге янындагы сәхнәдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы үткәргән I республика патриотик җыр бәйгесенең гала-концерты узачак.
8 июньдә Г.Камалның яңа театры «СценАрт» республика конкурсында катнашкан 80 кешегә ишекләрен ачты. Театр сәнгате һәм мәгълүмати, идеологик һәм психологик куркынычсызлык өлкәсендәге экспертлар белән бергә алар иҗтимагый әһәмиятле темаларга сценарийлар язарга өйрәнгәннәр. Иң яхшы текстлар бу көздә үк театр куелышларының нигезе булачак.
12 июньдә, Россия көнендә, Казан шәһәрендә һәм Татарстан Республикасы муниципаль районнарында Халыклар дуслыгы парады һәм «Мәдәниятләр мозаикасы» республика этноконфессиональ фестивале узачак.
2025 елның 12 июнендә Казан дәүләт циркында беренче милли фэнтези-спектакль-«Мирас» премьерасы була. Ул бай татар мәдәнияте турында заманча тамаша форматында цирк сәнгате алымнары һәм заманча технологияләр кулланып сөйләячәк.
Бүген Казанда «Башмагым» музыкаль комедиясе белән «Нәүрүз» халыкара театр фестивале ачыла. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев фестивальне театр бәйрәме, халыклар бәйрәме дип саный.
11 июньдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында — Татарстан Республикасы Милли музее филиалында - «Батырлык чыганаклары» сәнгать күргәзмәсе ачыла.