Казанда 26 апрель көнне Туган тел көнен һәм Г.Тукайның тууына 136 ел тулуны тантаналы рәвештә билгеләп үтәчәкләр.
Кәрим Тинчурин театрында 27 апрельда һәм 2 майда әдип Галиәсгар Камалның “Беренче театр” комедиясенең премьерасы көтелә. Режиссер Илнур Гарифуллин “Беренче театр” пьесасындагы вакыйгаларны XX йөздән XXI гасырга күчерә.
Татарстан Казан һәм Сурск оборона рубежы хезмәт армиясендә катнашучылар истәлегенә багышланган «Тылда батырлык» марафонын уздыру эстафетасын кабул итте.
21 апрель көнне Олы Кайбыч авылы мәдәният йортында Казан һәм Сурский оборона рубежларын төзүчеләр истәлегенә багышланган концерт булды. Тамашачылар игътибарына “Бәрмәнчек” керәшен Дәүләт фольклор ансамбле, Чуаш Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Кайбыч районы иҗат коллективлары катнашында күргәзмә һәм концерт программасы күрсәтелде.
2022 елның 29 мартыннан Чуаш Республикасында һәм Татарстан Республикасында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында Казан һәм Сурск оборона рубежы төзүчеләренең хезмәт батырлыгына багышланган «Тылда батырлык» төбәкара патриотик марафоны уза. Киләсе чаралар 22 апрельдә Тәтеш шәһәрендә, 23 апрельдә Апас бистәсендә, 29 апрельдә Буа шәһәрендә узачак.
Кичә Калининград өлкәсендә Балтыйк мәдәни форумы ачылды, анда Россия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова, төбәк ведомстволары башлыклары, алдынгы мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре катнашты. Татарстан Республикасыннан мәдәният министры Ирада Әюпова чыгыш ясады.
ТР мәдәният министры Ирада Әюпова “Креатив индустрияләр мәктәбе: команда булдырудан алып гамәлгә ашыруга кадәр, төбәкләр тәҗрибәсе” түгәрәк өстәлендә чыгыш ясады.
Сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен республика махсус китапханәсе "Бәйдәге ютләргә мәхәббәт" Бөтенроссия инклюзив проекты кысаларында "Юл күрсәтүче этләр турында диалоглар" акциясен үткәрә.
Акциядә катнашу өчен гариза тутырырга һәм электрон адреска 2022 елның 24 апреленә кадәр җибәрергә кирәк: gella291979@mail.ru
2022 елның 26 апрелендә Казанда 16:00 сәгатьтә гала-концерт һәм «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе нәтиҗәләрен игълан итү чарасы уза. Татар яшьләре тарафыннан гражданлык инициативасы буларак барлыкка килгән бу чара быел 17нче тапкыр оештырыла.
«Яшьләр инициативалары» продюсерлык үзәге Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә «Хыял командасы» социаль әһәмияткә ия нәфис фильмының бөтенроссия кинотеатраль прокатын үткәрә.https://mediapole-studio.ru/https://fadm.gov.ru/https://www.komandafilm.ru/
Фильм прокаты 28 апрельгә планлаштырылган.
Ел саен 26 апрельдә Татарстан Республикасында Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көнне һәм ай дәвамында Татарстанның муниципаль районнарында һәм башкалада истәлекле чаралар һәм тантаналар уза.
Мәскәү консерваториясенең Зур залында тантаналы Пасха фестивале ачылышыннан соң Валерий Гергиев җитәкчелегендәге Мариин театрының симфоник оркестры ил буйлап сәяхәткә чыгачак һәм беренче тукталыш Казанда булачак.
Концертлар Казанда С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ сәхнәсендә 25 апрельдә 15:00 һәм 18:00 сәгатьтә узачак.
Дәүләт Третьяков галереясеннән һәм Дәүләт Рус Музееннан соң Татарстан дәүләт сынлы сәнгать музее коллекциясе илдә әһәмияте буенча өченче урында тора.
Күргәзмәдә иң эре осталарыныж берсе - Иван Шишкинның яхшы танылган әсәрләре күрсәтеләчәк.
Шишкин һәм Максимов картиналары күргәзмәсенә керү түләүле булачак - 130 сум, галереянең башка экспозицияләре апрель ахырына кадәр "Хәзинә" акциясе кысаларында йөрү өчен бушлай кала.