Тинчуриннар “Беренче театр”ны авангард спектакль итеп әзерли

2022 елның 22 апреле, җомга

Кәрим Тинчурин театрында 27 апрельда һәм 2 майда әдип Галиәсгар Камалның “Беренче театр” комедиясенең премьерасы көтелә. Режиссер Илнур Гарифуллин “Беренче театр” пьесасындагы вакыйгаларны XX йөздән XXI гасырга күчерә.

Авангард татар театрының яшәргә хакы бармы? Һәм аның тамашачылары кем? Бу сорауга җавапны режиссер Илнур Гарифуллин “Беренче театр” спектаклендә эзли. Режиссер әсәрдәге вакыйгаларны бүгенге чынбарлыкка — ягъни, татарларның классик театры яшәгән, ә авангард театрның әле формалашып кына килгән вакытына күчерә. Режиссер уйлаганча, геройлар классик театрга бармыйча, авангард татар театрына китә. Ә консерватив карашлы Хәмзә бай исә татар спектакленең беренче куелышына түгел, ә авангард татар театрына каршы чыга.

“Спектакльдә татар театрының һәм татар тамашачысының яңалыкка каршы чыгуына җавап эзләнә. Кайбер татар зыялылары авангард татар театрына, яңа заманча тамашаларга һәм классиканы яңача куюга каршы чыга. Нәкъ бер гасыр элек татар байлары мөселман театрына каршы чыккан. Тик бүген татар театры татар мәдәниятенең төп өлеше булып тора һәм Казанда гына да өч татар театры — Камал, Тинчурин, Кариев театрлары эшли. Ләкин татар театрыннан заман таләп иткән яңалыкны консерватив татар тамашачысы кабул итми, яңа куелыштагы тамашаларны татарга хас түгел дип белдерә. Без исә заманча татар театры булырга тиешме дигән сорауга җавап табуны тамашачының үзенә калдырабыз. Халыкка нинди театр якынрак икән? Шулай ук классик һәм авангард театр арасында каршылык бармы дигән сорауга җавап эзлибез”, — дип сөйләде режиссер Илнур Гарифуллин.

Нәкъ шул максатларда спектакльгә перформер кертелә. Алар келәм белән төрле хәрәкәтләр ясый, аның тузанын кага, тәртипкә китерергә тырыша.

“Безнең тамашада келәм — ул татар мәдәнияте. Әлеге келәмнәр совет чорында барлык йортларда эленеп торды, ул һәр татарга таныш. Спектакльдә перфомер келәмне алыштырмый, аны чистартып кына җибәрә”, — дип өстәде Илнур Гарифуллин.

Илнур Раил улы Гарифуллин 1993 елда Казанда туа. Театр артисты, режиссер. 2015 елда Казан театр училищесын тәмамлый. Аннан яшь тамашачы театрына (Казан) эшкә чакырыла һәм 2021 елга кадәр актер булып хезмәт итә. 2021 елдан — Тинчурин театры режиссеры. Мәскәү, Санкт-Петербур, Воронеж, Барнаул, Самара, Чабаксар, Псков, Бөек Новгород һәм Кырымда үткән күп санлы театр фестивальләрендә катнаша. “Иваново детство” спектаклендә “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле” номинациясендә 2022 елгы “Алтын битлек” театр премиясе номинанты. Яшь тамашачылар театрында эшләгән вакытта режиссер буларак ачык һавада М.Горький хикәяләре буенча “Бывшие люди” (2019) һәм В.Набоков романы буенча “Приглашение на кАЗНь” (2020) спектакльләрен сәхнәләштерә. “Беренче театр” спектакле Илнур Гарифуллинның татар театрында тәүге режиссерлык эше.

Спектакльнең композиторы Әлфит Фәрһадшин, костюмнар буенча рәссам Наҗия Галимова, хореограф Марсель Нуриев, пластика режиссеры Евгений Якимов, ут кую буенча рәссам Илдар Шакиров.

“Беренче театр”да Тинчурин артистларыннан Алмаз Фәтхуллин, Ренат Шәмсетдинов, Ландыш Ибәтуллина, Венера Низамова, Илнур Байназаров, Илфак Хафизов, Эдуард Никитин, Салават Хәбибуллин, Альбина Гашигуллина, Айсылу Даниева, Диләрә Фәттахова, Әдилә Хәсәнова, Айдар Фәтхрахманов, Зөлфәт Закиров, Камил Гатауллин, Фәрһад Мөхәммәтҗанов катнаша.

Искәрмә. 1908 елда язылган “Беренче театр” пьесасының сюжеты гади: Казанда тарихта беренче тапкыр татар телендә спектакль әзерләнә. Иске фикерле сәүдәгәр Хәмзә бай, үз ишләре белән бергә, татар тамашачысы өчен әзерләнгән беренче спектакльне булдырмау өчен күп көч куя. Үз дигәненә ирешмичә, ул өенә кайта һәм балаларының театрга киткәнен белә. Хәмзә бай аларны өйгә кайтарырга омтыла… Бу сюжет Казанда беренче татар спектакле белән бәйле рәвештә, Галиаскәр Камалның шәхси тормышындагы гаилә конфликтыннан алынган. Чөнки татар драма театры дин әһелләре һәм реакцион сәүдәгәрләр тарафыннан төрле каршылыкларны җиңеп туган.

Спектакльнең премьерасы 27 апрель (13:00) һәм 2 май (17:00) көннәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International