Мәскәү, Абакан, Ульяновск, Яр Чаллы шәһәрләрендә 12 спектакль уйналачак.
Март-апрель айларында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының Россия шәһәрләрендә гастрольләре узачак. Алар театрның 90 еллык юбилее уңаеннан оештырыла.
Татарстан Республикасы Милли музее һәм Габдулла Тукай әдәби музее укучыларны «Тукай күңеле ядкарьләрендә» Бөтенроссия әдәби конкурсында катнашырга чакыра.
21 февральдә “Мир” кинотеатрында татар әдәбияты классигы Әмирхан Еники мотивлары буенча төшерелгән “823 нче километр” тулы метражлы сәнгать картинасының премьера алды тамашасы булды.
А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк республика халыкларының матди булмаган мирасын саклау буенча зур мәктәп ача.
Татарстан Республикасы Милли музее һәм аның филиаллары Халыкара туган тел көненә махсус программа үткәрәләр. Музейларда күргәзмәләр ачыла, авторлык экскурсияләре уза, конкурс старт ала һәм татар теле клубы ачыла.
22 февраль көнне 15:00дә «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә татар профессиональ сынлы сәнгатенә нигез салучы, чын мәгънәсендә масштаблы сәләткә ия рәссам, график, сынчы, монументалист, театр рәссамы Бакый Идрис улы Урманченың туган көне алдыннан «Мин үз халкым белән» иҗат кичәсе узачак һәм «Бакый Урманчы. Шәхес һәм иҗат» китабы тәкъдим ителәчәк.
3 февральдә совет татар рәссамы, скульптор, график, педагог, ТАССРның, РСФСРның халык рәссамы, РСФСРның атказанган рәссамы Баки Урманче туу көне билгеләп үтелә.
22 февральдә 12:00 сәгатьтә Казан шәһәре, Зур Кызыл ур., 57 адресы буенча, Совет татар рәссамы, скульптор, график, педагог, халык рәссамы, РСФСРның атказанган рәссамы Бакый Урманче (Габделбаки Урманче Идрис улы) һәйкәленә чәчәкләр салу була.
Татарстан Республикасы Милли музеенда Ватанны саклаучылар көненә чаралар программасы:
22 февральдә 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Музее-мемориалында - Татарстан Республикасы Милли музее филиалы - "Профессия - Ватанны якларга!" күргәзмәсе ачылачак. Күргәзмә нигезенә Ватанны саклаучыларның төрле буыннары турында сөйләүче "Офицерлар" фильмы алынды.
20 февральдә 18:30 да С.Сәйдәшев исемендәге ДБКЗда Татарстанның күренекле виолончелисты, профессор, сәнгать фәннәре кандидаты, Россиянең һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Афзал Насретдин улы Хәйретдиновның тууына 100 ел тулуга багышланган концерт була.