Киләсе атнада 14-19 мартта Әлмәт шәһәренең «Алмет» иҗтимагый үзәгендә Almet Music Lab музыкаль лабораториясе узачак. Аңа кадәр 11-12 мартта Казанда, MOÑ театраль мәйданчыгында инкыйлабка кадәрге чор, борынгы уен кораллары һәм совет чорында гореф-гадәтләрнең үзгәреше турында ачык лекцияләр циклы үткәрелә.
5 мартта Мәскәүдә «Россия – минем тарих» авторлык фотографиясе фестивален Третьяков галереясындагы «Беренчел Россия» күргәзмәсе кысаларында тәкъдир итү узды.
7 һәм 8 апрельдә 18:30 сәгатьтә С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Башкортостан Республикасы Милли симфоник оркестры чыгыш ясаячак. Концерт Татарстан Республикасы шәһәрләре буенча коллективның 30 еллыгына багышланган тур кысаларында Башкортостан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров ярдәме белән узачак.
26 мартта 17:00 сәгатьтә Казан яшь тамашачы театрында Татарстан Республикасының атказанган артисты Дмитрий Язовның «Бер билгесезлек белән тигезлек» юбилей иҗади кичәсе узачак.
Олимпиада 15 мартта, Мәскәү вакыты белән 12:00 сәгатьтә, YouTube–каналында туры эфирда (https://www.youtube.com/channel/UCIlRK9LvFloa7cqf_70JtKg) «РОССИЯНЕ БЕЛ. Иң яхшы медиаволонтер» Бөтенроссия конкурсына йомгак ясау кысаларында узачак. Онлайн-трансляция барышында Россия регионнарының мәдәни мирасын популярлаштыручы иң яхшы волонтерлар, шулай ук иң кунакчыл төбәкләр һәм торак пунктлар-мәдәният һәм туризм өлкәсендә медиаволонтерлык лидерлары аталачак. Педагогларны, мәдәният хезмәткәрләрен һәм аларның тәрбияләнүчеләрен әлеге чарада катнашырга чакыралар.
14 мартта 16:00 сәгатьтә Россиянең заманча тарих дәүләт үзәк музеенда (Мәскәү шәһәре) Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы фондларыннан «Татарларда кунакта» күргәзмәсе ачылачак.
Озакка сузылган авырудан соң, Уфа "Нур" Татар дәүләт театрына нигез салучыларның берсе, режиссер, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әбелхәер Сафиуллин арабыздан китте.
2022 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт Советының күргәзмәләр залында рәссам, язучы һәм шагыйрә Лада Аюдагның «Яз» рәсем сәнгате һәм графикасы күргәзмәсе ачылачак.
Экспозициянең төп өлешен "Подиум времени" циклыннан хатын-кызлар портретлары тәшкил итәчәк, ә рәссамның визит карточкасы буларак "Унике ай" циклыннан Казан гүзәлләре портретлары чыгыш ясаячак.
Лада Аюдаг иҗаты тамашачыга шәхеснең чиксез матурлыгы һәм кабатланмас булуын - табигать таҗы турында хәтерләтә. Экспозициядә үзәк урынны "Океаннан китлар очышы" метрлы полотносы биләячәк.
Татарстан фильмнарын якында Саратов һәм Ростов-на-Дону шәһәрләрендә күрсәтәчәкләр.
11 һәм 12 мартта Саратов шәһәрендә (Октябрь ур., 43) Татарстан киносы көннәре узачак. Чараны 18:00 сәг. Илшат Рәхимбайның «Әпипә» фильмы ачачак. Тамашачыларны сәламләү максаты белән Саратовка ТР халык артисты Инсаф Фәхретдинов һәм ТР атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин киттеләр.
Кино йортында "Әпипә" (реж. Илшат Рәхимбай), «Сөмбел» (реж. Рәшид Маликов, Рамил Фазлыев), “Исәнмесез” (реж. Илдар Ягъфәров) Татарстанның мәшһүр кинокартиналарын күрсәтәчәкләр.
Шулай ук Татарстан киносы көне Ростов-на-Дону шәһәрендә 19 мартта узачак. Көне дәвамында сәг.12:00 дән башлап, Чарли киноүзәгендә (Ростов-на-Дону шәһәре, Космонавтлар проспекты 2/2, «Вавилон» сәүдә-күңел ачу үзәге) Юлия Захарованың «Хәлимә», Рәшит Маликов һәм Рамил Фазлыевның «Сөмбел», Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез» киноларын күрсәтәчәкләр.
Чаралар «Татаркино» мәдәният учреждениесе, «Чарли» Киночелтәре һәм «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге» белән берлектә оештырыла.
Татарстан киносы көннәре Халыклар сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында һәм Бөтендөнья Татар конгрессы ярдәме белән уза.
Барлык фильмнар рус һәм / яки татар телендә рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк.
Татарстан Республикасы «Россиянең чигелгән картасы» Бөтенроссия акциясендә катнаша, ул халык кәсепләрен үстерү һәм илебезнең киндер рәвешендә чигелгән зур картасын булдырырга ярдәм итә. Аның аерым фрагментлары һәр төбәкнең үзенчәлеген, характерлы бизәкләрен һәм техникасын чагылдырачак. Россия Федерациясенең 60 субъектыннан осталар эшкә кереште.
Татарстан Республикасы картасын Татарстан Республикасының декоратив-гамәли сәнгать өлкәсендәге алдынгы рәссамнарының берсе Луиза Фәсхетдинова чигәчәк. Фәсхетдинова Луиза Фәһим кызы ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, “Казан” милли-мәдәни үзәгенең А.Мәҗитов музее мөдире, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы.
«Һәр регион үз территориясендә яшәүче халыклар өчен хас булган чигү техникасын тәкъдим итә. Безнең фрагментта мин тамбурлы чигүнең берничә төрен һәм республиканың байлыгын символлаштыручы алтын уканы кулланып, татар орнаментын сайлап алдым, - дип уртаклашты Луиза Фәсхетдинова.
Чигүләр өстендә эш мартка кадәр дәвам итәчәк, ә әзер полотно Чуаш Республикасы башкаласы - Чебоксарда Россия көнендә тәкъдир ителәчәк. Алга таба чигелгән карта 12 декабрьгә кадәр бөтен федераль округлар буенча сәяхәт итәчәк һәм Мәскәүгә кайтачак.