Татарстан киносы Россия буенча сәяхәтен дәвам итә

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Татарстан фильмнарын якында Саратов һәм Ростов-на-Дону шәһәрләрендә күрсәтәчәкләр.

11 һәм 12 мартта Саратов шәһәрендә (Октябрь ур., 43) Татарстан киносы көннәре узачак. Чараны 18:00 сәг. Илшат Рәхимбайның «Әпипә» фильмы ачачак. Тамашачыларны сәламләү максаты белән Саратовка ТР халык артисты Инсаф Фәхретдинов һәм ТР атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин киттеләр.

Кино йортында "Әпипә" (реж. Илшат Рәхимбай), «Сөмбел» (реж. Рәшид Маликов, Рамил Фазлыев), “Исәнмесез” (реж. Илдар Ягъфәров) Татарстанның мәшһүр кинокартиналарын күрсәтәчәкләр.

Шулай ук Татарстан киносы көне Ростов-на-Дону шәһәрендә 19 мартта узачак. Көне дәвамында сәг.12:00 дән башлап, Чарли киноүзәгендә  (Ростов-на-Дону шәһәре, Космонавтлар проспекты 2/2, «Вавилон» сәүдә-күңел ачу үзәге) Юлия Захарованың «Хәлимә», Рәшит Маликов һәм Рамил Фазлыевның «Сөмбел», Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез» киноларын күрсәтәчәкләр.

Чаралар «Татаркино» мәдәният учреждениесе, «Чарли» Киночелтәре һәм «Якташлар» татар-башкорт мәдәни үзәге» белән берлектә оештырыла.

Татарстан киносы көннәре Халыклар сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елын бәйрәм итүгә багышланган чаралар кысаларында һәм Бөтендөнья Татар конгрессы ярдәме белән уза.

Барлык фильмнар рус һәм / яки татар телендә рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International