"Нур" татар театрына нигез салучыларның берсе Әбелхәер Сафиуллин арабыздан китте

2022 елның 10 марты, пәнҗешәмбе

Озакка сузылган авырудан соң, Уфа "Нур" Татар дәүләт театрына нигез салучыларның берсе, режиссер, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әбелхәер Сафиуллин арабыздан китте. Бу хакта театрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Режиссер белән хушлашу мәрасиме 11 мартта "Нур" Татар дәүләт театрының Кече залында узачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы мәрһүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Белешмә

Әбелхәер Сафиуллин 1943 елның 15 августында Кушнаренко районының Каратәкә авылында дөньяга килгән. 1976 елдан Башкорт дәүләт академия театрында эшли. 1980 елдан - Сибай драма театры режиссеры.

Әбелхәер Сафиуллин 1989-1990 һәм 1997-2016 елларда Уфаның "Нур" Татар дәүләт театры баш режиссеры була. Ул "Нур" театрын оештыруга үз өлешен керткән шәхесләрнең берсе иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International