«Чулпан» мәдәният үзәгендә Татарстан Республикасының алдынгы коллективларының берсе булган «Казан» бию ансамбленең 25 еллык юбилеена багышланган концертлар узачак

2022 елның 16 марты, чәршәмбе

Агымдагы елның 17 һәм 19 мартында 19.00 һәм 18.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә (Җиңү проспекты, 48а) Татарстан Республикасының алдынгы коллективларының берсе булган «Казан» бию ансамбленең 25 еллык юбилеена багышланган концертлар узачак.

Ике сәгатьтән артык программаның беренче өлешендә тамашачылар коллективның репертуарында булган иң яхшы номерларны күрәчәк. Концертның икенче бүлегендә «Голливуд» дип исемләнгән өр-яңа тамаша тәкъдим ителә. Ул мюзикл форматында, биюләр гомуми сюжетка корылып, юмор, ирония, романтика, җыр һәм экстрим юнәлешләрен берләштерә. «Голливуд» сүзе күпчелек өчен якты хыяллар, матурлык, самими өметләр белән бәйле. Программада Америка мәдәниятенең иң яхшы, тарихта тирән эз калдырган музыка һәм хореография өлкәсе үрнәкләре урын алган. Бөек комик Чарли Чаплин, ир-егетләрнең башын  әйләндергеч Мерилин Монро һәм атаклы Элвис Пресли  бродвей стилендәге «Tapdogs», данлыклы стэпны бии. Артистларның җете костюмнары, искиткеч музыка, югары кимәлдә башкарылган бию номерлары беркемне дә битараф калдырмас.

«Казан» бию ансамбленә 1996 елда нигез салынган. Хәзерге вакытта коллективта 60 балет һәм 18 оркестр артисты эшли. Аларның күбесе ансамбльгә балачагында килгән. Шушы дәвердә ансамбль 4 меңнән артык концерт куйган. Биючеләрнең барлык костюмнары күптән түгел төзекләндерелгән «Чулпан» мәдәният үзәгендә саклана. «Бер костюмның бәясе якынча 50-70 мең сум тора. Аларның һәркайсы - эксклюзив модель», - дип хәбәр итте Чулпан Закирова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International