А.С. Пушкин исемендәге мәдәният үзәгендә рәссам И.И. Шишкинның 190 еллыгына һәм Третьяков галереясына нигез салучы П.М.Третьяковның «Тигез үзән арасында» дигән концерты 21 гыйнварда 18:30 сәгатьтә булачак.
Программаның авторы – ТР атказанган артисты Юлия Җиһаншина. Нәфис сүз- Ольга Иглина.
Концертта катнашалар:
· Юлия Җиһаншина, Татарстанның атказанган артисты
· Наилә Мартынова, Халыкара конкурслар лауреаты
- Денис Денисов, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты
- Сергей Русских, Халыкара конкурслар лауреаты
- Василиса Филатова, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты
· «Восход» ансамбле, «Ладья» хоры (җитәкче Денис Медведев)
· «Миринея», бию театры (җитәкче Ирина Позняк)
Концертмейстер: Олеся Белинская, Бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты.
Март аенда Кәрим Тинчурин театрында дөньядагы беренче инклюзив бэби-спектакльнең премьерасы булачак. Проект Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә тормышка ашырыла.
Спектакльнең герое-үзе иҗат итә һәм башкара торган музыкант. Проектның кураторы-Кәрим Тинчурин театрының баш режиссеры Туфан Имаметдинов. Бэби-спектакльнең режиссеры Алмаз Садриев.
Булачак спектакльнең төп башкаручысы- Татарстан Республикасы Яшел Үзән шәһәре пианисты Алексей Романов.
2022 елның 21 гыйнварында 11:00 сәгатьтә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы коллегиясенең «Министрлыкның 2021 елда эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм 2022 елга бурычлары турында» киңәйтелгән утырышы була.
Журналистларны һәм хәбәрчеләрне Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының йомгаклау коллегиясендә катнашырга чакырабыз.
Министрлыкның проект офисларының Татарстан муниципаль районнары вәкилләре белән утырышы да булачак. Журналистлар өчен трансфер Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгыннан 21 гыйнварда 08:00 сәгатьтә кузгала. Аккредитация узу почта аша: Daniil.Plaksin@tatar.ru.
Исегезгә төшерәбез, QR-код булу мәҗбүри!
21 гыйнварда 15.00 сәгатьтә Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының хәзерге заман сәнгать музеенда бер иҗади гаилә вәкилләре – Ирина һәм Людмила Ионовалар, Дмитрий һәм Даниил Ефимовлар – «Иске, яңа, мәңгелек» (Казан, Түбән Кама) күргәзмәсе ачыла.
Күргәзмә ретроспектив характерда, чөнки төрле еллардагы әсәрләрне берләштерәчәк. Экспозициядә 60 якын рәсем сәнгате әсәрләре һәм график битләр тәкъдим ителәчәк.
Төп темалар-сәяхәтләрдән алган тәэсирләр, табигатьнең матурлыгына һәм фән дөньясына соклану. Һәр рәссамның әсәрләре төрле тональлек, стиль, башкару техникасы белән аерылып тора, әмма аларны рәссамнар өчен бетмәс-төкәнмәс иҗади энергия һәм илһам чыганагы булган Алабугага булган мәхәббәт берләштерә.
Күргәзмә 21 гыйнвардан 14 мартка кадәр эшли.
Казан яшь тамашачылар театрында «Мәхәббәт тәпие» хәйрия акциясе узачак.
13 февраль 16:00 сәгатьтә театрда «Бала» спектакле күрсәтеләчәк, аннан җыелган акчалар Казанның «Сердце дворняги» һәм «Вега» хайваннар сыену урынына җибәреләчәк.
Фойеда хайваннар темасына авторлык бизәкләре, календарьлар сатылачак һәм приютларга тапшыру өчен азык җыю булачак.
«Вега» шәхси приютына 2012 елда нигез салынган. Ул Татарстанның Аксубай районының бердәнбер приюты һәм республикада иң эре приютларның берсе булып тора. Анда 300дән артык хайван асрала.
18 гыйнварда 17.00 сәгатьтә Бөек Ватан сугышы Музей-мемориалында Бөек Ватан сугышы фронтовигы Иван Васильевич Дубровин гаиләсенә бүләк тапшырылачак. «Сугышчан казанышлары өчен» медале 2021 елның октябрендә Литвадагы Мариям поле шәһәре янында эзтабарлар тарафыннан табылган.
Фронтовикның туганнары белән очрашуны бүләк тапшыру өчен Татарстан Республикасының «Ватан берләшмәсе төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы оештыра. Медаль кавалерын һәм аның туганнарын эзләү белән «Балтика» эзләү клубы (Литва) һәм «Вымпел» халыкара иҗтимагый берләшмәсе (Мәскәү) энтузиастлары шөгыльләнгән.
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның хәзерге заман сәнгать галереясендә (Карл Маркс ур., 57) «Оста маршруты буенча» фотокүргәзмәсе ачыла. Күргәзмәнең авторы-бөтен дөньяга танылган Көнчыгышны өйрәнүче һәм Рерих белеме фәнни мәктәбенә нигез салучы, тарихчы, философ, җәмәгать эшлеклесе, Мәскәүдә Н.К. Рерих исемендәге музей генераль директоры Людмила Василий кызы Шапошникова (тормыш еллары: 1926-2015).
Күргәзмә 1923-1928 елларда күренекле рус рәссамы, галим, җәмәгать эшлеклесе, мәгърифәтче һәм сәяхәтче Николай Рерих эшләгән Үзәк-Азия экспедициясенә багышлана. Ул тормыш иптәше һәм улы белән Һиндстан, Тибет, Монголия, Алтай территорияләре буйлап уза. Маршрутның бер өлеше Советлар Союзы, шул исәптән Алтай буенча да үткән.
18 гыйнвар 13 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Хөсәеннең якты истәлегенә» дигән чара узачак. Бу көнне танылган татар революционеры һәм публицист, Тукайның якын дусты Хөсәен Ямашев (1882-1912) тууына 140 ел тула.
Танылган шагыйрь – аның дуслары, замандашлары, фикердәшләре белән бәйле чаралар-музей традицияләренең берсе.
Бүген «Art-Йорт» галереясында рәссам һәм архитектор Ильяс Айдаровның «Казан минем йөрәгемдә» дип исемләнгән күргәзмәсе ачыла. Ул 1845—1920 елларда яшәгән татар мәгърифәтчесе, Уральск шәһәренең татар Кызыл мәчете имамы, Габдулла Тукайның рухи остазы һәм укытучысы Мотыйгулла Төхвәтуллин нәселеннән. Ильяс Айдаровның әбисе 1906—1993 елларда яшәгән Татарстанның халык артисты Галия Кайбицкая.
Президент мәдәни инициативалар фонды 2022 елның беренче конкурсына гаризалар бирү кампаниясен 20 гыйнварда тәмамлый. Алдагы 6 көн дәвамында РФ мәдәният инициативалары фонды сайтының мәгълүмати системасы аша дәүләтнеке булмаган коммерциячел булмаган оешмалар, коммерция һәм муниципаль оешмалар, шулай ук шәхси эшмәкәрләр үзләренең иҗади проектларын тапшыра ала.
Конкурска гаризалар сигез тематик юнәлешнең берсенә туры килергә тиеш: "Иҗат итүчеләр милләте», «Бөек рус сүзе», «Мин горурланам», «Көч урыны», «Мәдәни код», «Яшь лидерлар», «Ил тарихы: җиңү һәм җиңүләрнең тарихы. Гасырлар», «Күпмилләтле халык».
Сорауларга җавап алу өчен телефон: 8 (495) 150-50-15.
Президент Мәдәни инициативалар фонды грант конкурсының гомуми фонды — 4 млрд.сум.