8 апрель 19:00 сәгатьтә «Алтын битлек» Россия милли театр фестивале кысаларында Мәскәү Яшь тамашачы театры мәйданчыгында Казан яшь тамашачы театры «Иванның балачагы» спектаклен күрсәтте. Тамаша уңышлы узды.
Исегезгә төшерәбез, «Иванның балачагы» 5 номинациядә «Алтын битлек» премиясенә лаек булды: иң яхшы зур спектакль, иң яхшы режиссер, иң яхшы ирләр роле һәм башкалар. Бүләкләү тантанасы 20 апрельдә 14:00 сәгатьтә узачак.
Чаллы театрында Татарстан Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән уртак хезмәттәшлеге кысаларында икенче шигъри перформанс узды. «Сөрән» перформансы Лилия Гыйбадуллина шигырьләренә нигезләнде.
8 апрель Ростов-на-Дону шәһәренең «ДонЭкспоцентр» күргәзмә мәйданчыгында бөек шагыйрь М.И.Цветаеваның 130 еллыгына багышланган күргәзмәсе ачылды.
Сәламләү сүзе белән Ростов өлкәсе мәдәният министры Анна Дмитриева чыгыш ясады. Күргәзмә белән Алабугада М.И.Цветаева музейларының өлкән фәнни хезмәткәре Константин Балобанов таныштырды.
Күргәзмәнең максаты-бер кешенең язмышында бөтен ил тарихы ничек чагылыш табуын күрсәтү. Экспозициянең нигезен Марина Ивановнаның фотосурәтләре тәшкил итә. Моннан тыш, фотода шагыйрьнең шигырьләре, автографлары, кулъязмалары, көндәлекләрдән өземтәләр, эш дәфтәрләре, якын кешеләренең истәлекләре урын алган.
Күргәзмәдә Марина Ивановнаның китабы белән танышырга, аның катлаулы язмышы турында белергә, шигырьләр укырга һәм импровизацияләнгән кунак интерьерында истәлеккә фотога төшәргә мөмкин булачак.
18 апрель 18:30 сәгатьтә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Альбина Шаһиморатова камера музыкасы кичәсенә чакыра.
Альбина Шаһиморатова-Россия Федерациясенең атказанган артисты, Татарстан Республикасының халык артисты, Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты.
Концерт программасында М.И.Глинка, Н.А.Римский-Корсаков, С. В. Рахманинов һәм Ф.Лист романслары яңгыраячак. Концертмейстер-Елизавета Дмитриева.
Якшәмбе 10 апрель 11:00 сәгатьтә ТНВ телеканалында Казан (Идел буе) федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарих фәннәре Югары мәктәбе һәм Бөтендөнья мәдәни мирасы Югары мәктәбе, ТР мәдәният министрлыгы белән берлектә оештырылган «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсы трансляцияләнәчәк.
Программа атна саен якшәмбе көннәрендә чыгачак. Барлыгы 16 чыгарылыш планлаштырыла. Өч җиңүче төп призга -КФУ халыкара мөнәсәбәтләр институтының «төрки халыклар тарихы» юнәлешенә бушлай укырга керүгә лаек булачак.
10 апрель 15:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «Читтән караш» күргәзмәсе ачыла. Нигездә график техникаларны кулланучы өч рәссамның эшләре сайлап алынган. Бу-Ләйлә Фәизова (Казан), Камилә Нәфыйкова (Берлин) һәм Надежда Иванова (Казан).
16:00 сәгатьтә архитектура һәм сәнгать турында дискуссия узачак. Модератор: creeptone mediaны гамәлгә куючы Айгөл Дәүләтшина.
2022 елның 27-28 маенда Казан шәһәрендә Россия халыкларының мәдәни мирасы елы эгидасы астында «Рус мәдәнияте: традицияләр һәм заманча практика» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
Конференция көндезге һәм дистанцион форматта үтәчәк. Гаризалар 2022елның 12 маена кадәр: karavon2022@mail.ru электрон почтасына кабул ителә.
Сораулар белән 8-9050-23-73-52 (Белем бирүне камилләштерү институты), 236-57-96 (Казан шәһәре рус фольклоры үзәге), 236-03-58 (А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәк) телефоннарына шалтыратырга мөмкин.
16 апрельдә Кәрим Тинчурин театрында дөньяда беренче инклюзив “Менә сиңа куш кулым” спектаклененең премьерасы көтелә. Бәби-спектакльнең режиссеры – Алмаз Садриев.
Башкортстанның дәүләт оркестры Татарстанда гастрольләр турын Казанның төп сәхнәсендә – С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында ачты.
Концерт программасы Башкортостан Республикасы дәүләт оркестрының баш дирижеры Дмитрий Крюков, Татарстан композиторлары берлеге һәм Башкортостан композиторлары берлеге белән берлектә төзелде.
Концертны Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова, Башкортостан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, ике республиканың Композиторлар берлеге рәисләре Ләйлә Исмәгыйлева һәм Рәшит Кәлимуллин ачып җибәрделәр.
Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның Хәзерге заман сәнгате галереясендә (Карл Маркс ур., 57) хәзерге заман цифрлы сәнгать өлкәсендә фотограф, рәссам Ольга Мичиның (Мәскәү шәһәре) ике күргәзмәсе ачылды.
Ольга Мичи-заманча цифрлы сәнгать өлкәсендә эшләүче рәссам, берничә кинематографик проект авторы. Күргәзмә 2022 елның 5 июненә кадәр дәвам итәчәк.