ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2022 ел
чәршәмбе

Яңа мәдәни үсеш үзәге төзелеше 2021 елда "Мәдәният" милли проекты кысаларында старт алды.

Бүген биредә эчке төзекләндерү эшләре дәвам итә, дизайнерлар контроль эшен төгәлли. Объект төзелеше барышын Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова һәм министр урынбасары Ленар Хәкимҗанов бәяләде.
 

 Үзәкнең проекты белән район башкарма комитеты җитәкчесе Ильяс Ганиев таныштырды. 

Ирада Хафизҗан кызы иҗади очрашулар өчен булачак залларны, бию классын, коворкинг һәм туклану зонасын карады, кайбер искәрмәләр һәм тәкъдимнәрен чыгарды. 

Мәдәни үзәкне  җәй башына ук ачарга планлаштыралар.

“Гаҗәеп тәэсирләр кичәсе булды бу", – дип, “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясендә булганнан соң, фикерләре белән уртаклашты “Россия-Мәдәният” телеканалы директоры урынбасары Виктория Кривицкая.


12
апрель, 2022 ел
сишәмбе

15 апрель - бөтен дөньяда татар халык шагыйре Габдулла Тукайны искә алу көне. Быел да иртән Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында шагыйрь каберенә чәчәкләр салыначак. Аннан соң истәлекле чаралар Тукай әдәби музеенда дәвам итәчәк.

16 апрель Казанда Санкт-Петербургтан килгән җырчы, композитор һәм шагыйрә Альбина Ишмурзинаның «Минем күңелем - татар иле» дип аталган иҗат кичәсе узачак.

Иҗат кичәсенә килүче кунаклар татар һәм авторлык музыкасын, рус һәм татар телләрендә шигырьләр ишетә алачак.

Альбина Ишмурзина - автор-башкаручы, бөтенроссия конкурслары һәм фестивальләре лауреаты. Ул Әлмәттә туган. Альбина музыка һәм шигырьләр яза, "Тамга" заманча татар мәдәнияте үзәге белән җитәкчелек итә, Санкт-Петербургта иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнә.

Альбина беренче тапкыр Казанның популяр яшьләр мәйданчыгында - Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең конференц-залында чыгыш ясаячак  (Казан шәһ., Пушкин ур., 86 йорт).

Кичә 10 апрель көнне татар мәгърифәтчесе, тәрҗемәче һәм педагог, татар телен фәнни өйрәнүгә нигез салучы Сәгыйть Хәлфингә 290 ел тулды (1732-1785).

1769 елда Екатерина II указы белән Казан гимназиясендә беренче тапкыр татар теле укытыла башлый. Беренче укытучы итеп Казан Адмиралтействосы тәрҗемәчесе Сәгыйть Хәлфин билгеләнә, ул соңыннан уку материаллары, рус телле балалар өчен тел укыту методикасын булдыра. 

Сәгыйть Хәлфин «Азбука татарского языка с обстоятельным описанием букв и складов» (М., 1778г.) Россиядә беренче басма татар әлифбасы авторы. Хәлфин Әлифбасы Мәскәү университеты типографиясендә нәшер ителә һәм берничә дистә ел дәвамында татарча язарга һәм укырга өйрәтү буенча бердәнбер чыганак булып кала.

Казанда татар әдәбияты тарихы музеенда һәм Арчада әлифба музеенда Хәлфин әлифбасы нөсхәләре кадерләп саклана.

4 майда Казанда Идел буе оборона сызыгы төзелешенең 80 еллыгына багышланган «Тылда хезмәт батырлыгы: Сурский һәм Казан оборона рубежларын төзү» төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.

Конференция профессиональ тарихчылар һәм туган якны өйрәнүчеләр, фәнни хезмәткәрләр, барлык дәрәҗәдәге мәгариф структуралары укытучылары, аспирантлар өчен мәйданчык булачак.

Конференциядә катнашуга гариза һәм мәкалә текстын 2022елның 20 апреленә кадәр җибәрергә кирәк.

Төгәлрәк мәгълүмат хатта.

Казан яшь тамашачылар театры яңа исем астында "Дискуссион клуб" проектын эшләтеп җибәрә: ул "Театр, кеше, мәдәният" дип атала. Клуб эшендә Казан белем бирү учреждениеләренең өлкән сыйныф укучылары һәм студентлары катнашачак. Алар спектакльләрне телдән һәм язма формада анализларга һәм тикшерергә өйрәнәләр. Укулар атнага ике тапкыр узачак, аларны артистлар, театр белгечләре, журналистлар, режиссерлар һәм театр җәмгыяте профессионаллары алып барачак. Атнага бер тапкыр клубта катнашучылар  спектакльләргә бушлай йөри алачак.

Катнашу өчен Казан яшь тамашачылар театры репертуарыннан теләсә кайсы спектакльгә бәяләмә (рецензия) язарга һәм https://forms.gle/cNMhWcZKYErginMT7сылтамасында 2022 елның 15 апреленә кадәр гариза тутырырга кирәк. Иң яхшы 10 рецензия авторлары клуб әгъзалары булачак. 

14 апрель Россия ислам институтында «Илаһи моң» рухи мирас әсәрләрен башкаручыларның төбәкара конкурсы нәтиҗәләре буенча фикер алышу өчен 13:00 сәгатьтә «Татар рухи мәдәниятендә музыка һәм Аллага буйсыну» түгәрәк өстәле узачак.

«Илаһи моң» рухи мирас әсәрләрен башкаручыларның төбәкара конкурсының сайлап алу туры 2022 елның 5 мартыннан 31 мартына кадәр булып узды. Конкурска 130 гариза бирелгән иде. Конкурс финалистлары Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү буенча тантаналы чаралар кысаларында Гала-концертта катнашачак.

2022 елның 15 мартында Россиядә Донецк Халык Республикасының иҗат коллективлары гастрольләре башланды. Россия Федерациясенең 54 шәһәрендә "Донбасс" атказанган дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле, Донецк республика академия яшьләр театры, А. Б. Соловьяненко исемендәге Донецк дәүләт опера һәм балет театры һәм Донецк академия курчак театры чыгыш ясаячак.

Татарстанга "Донбасс" атказанган дәүләт академия җыр һәм бию ансамбле 18 апрельдә киләчәк һәм шунда ук Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә концерт белән чыгыш ясаячак.

Концерт 19:00 сәг. башлана. Тагын бер концерт Яр Чаллыда 20 апрельдә «Камаз» мәдәният йортында узачак. Концерт 18:00 сәгатьтә башлана.

 

Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясе «Ватан нәрсәдән башлана» яшьләр патриотик җырының телевизион марафон-фестивалендә катнашуга гаризалар кабул итүне игълан итә.

Вокалистлар, хорлар, халык коллективлары, гаилә һәм һөнәри ансамбльләр үз эшләрен редакциягә яки төбәк филиаллары сайтларына җибәрә ала.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International