ЯҢАЛЫКЛАР


5
февраль, 2023 ел
якшәмбе

«Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында совет чорына багышланган лекцияләр циклы дәвам итә. Анда экспертлар совет сәнгате, тарихы һәм көнкүреше турында сөйлиләр. Совет көнкүрешенә багышланган лекция 10 февральдә 18:30 сәг. узачак.

Татарстанда SUNNYФЕСТ креатив чаналар Бөтенроссия фестиваленә әзерлек тәмамлана. Экстремаль бәйрәмнәренең берсе булган спорт төренең туган ягында инде таулар урнаштырганнар һәм һава торышы мөмкинлек бирү белән тулы бер урамга тауны зурайтуны көтәләр. Нәкъ менә озынайтылган таудан 11 февральдә Россиянең барлык почмакларыннан 50 командага төшәргә туры киләчәк.


4
февраль, 2023 ел
шимбә

2023 елның 2 февралендә Сталинград сугышында совет гаскәрләреләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләренең тар-мар ителүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә.

Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасына Ростов өлкәсен азат иткән Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган акцияләрнең беренчел нәтиҗәләре игълан ителде.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларның язмышларын иң яхшы өйрәнүчеләр арасында Әлмәттән Диана Галәветдинова бар иде.

X Халыкара вокалистлар «Сандугач-Соловей» конкурсында катнашырга чакырабыз.

Гаризалар 2023 елның 24 февраленә кадәр кабул ителә. Конкурс турында тулырак Нигезләмәдә танышырга мөмкин.


3
февраль, 2023 ел
җомга

8, 11 һәм 15 февральдә С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур Концертлар Залы сәхнәсендә Нәҗип Җиһанов исемендәге VIII татар музыкасы “Мирас” фестивале кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт академия симфоник оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, профессор Александр Сладковский булдырган концертлар узачак.

94 нче яшендә Казан әдәби мәктәбенең аксакалы, дөньякүләм танылган филолог, сәнгать белгече, татар этноавангардын өйрәнүдә зур хезмәт куйган Йолдыз Галимҗан кызы Нигъмәтуллина якты дөньядан китеп барды.

2023 елның 2 февралендә Сталинград сугышында совет гаскәрләренең немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итүенең 80 еллыгы билгеләп үтелә.

Бу истәлекле көн хөрмәтенә, 2023 елның 4 февралендә Казанда Советлар Союзы Герое, 38 нче укчы дивизия командиры һәм 25 нче гвардия укчы корпусы (7 нче гвардия армиясе), генерал-лейтенант Сафиуллин Гани Бекин улына (01.07.1905 - 14.10.1973) мемориаль такта ачу тантанасы узачак.

9 февраль көнне 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт сынлы сәнгать музееның «Хәзинә» сәнгать галереясендә ТР халык рәссамы Рабис Сәлаховның 65 еллыгына багышланган «Милли көйләр эзеннән» дип исемләнгән күргәзмәсе ачыла.

«ВдохНовение» төбәкара Хәйрия фонды «Таң канатлары» төбәкара әдәби конкурс-проектын уздыра. Чараның максаты - рус әдәбиятын торгызу һәм яңа талантлар ачу, алар тудырган әсәрләрне гамәлгә ашыру, шулай ук балалар, яшүсмерләр, яшьләр, Россия Федерациясе гражданнары арасында китап укучылар санын һәм иҗади активлыкны арттыру.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International