2023 елның 18-19 апрелендә «Туристлык-рекреацион өлкә үсеше потенциалы буларак тарихи-мәдәни мирас» XII Халыкара фәнни-гамәли конференциясе узачак.
2023 елның 12 февраленнән 24 июненә кадәр Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Ф.И.Шаляпинның тууына 150 ел тулу уңаеннан "Күңел һәм Ватан" рухи хор музыкасы фестивален үткәрә. Фестивальнең сәнгать җитәкчесе - консерватория ректоры, профессор Вадим Дулат-Алеев.
2023 елның 8 феврале Россия фәне көнендә Татарстанның табигый тарих музеенда яңартылган мультимедиа «Казан диңгезе» инсталляциясе ачылачак.
10 февраль көнне Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының Заманча этносәнгать музеенда Шәйехзадә Бабич исемендәге Дәүләт республика яшьләр премиясе лауреаты, Россия Федерациясе Рәссамнары берлеге һәм Халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы Вера Фролова (Уфа) әсәрләре күргәзмәсе ачылачак. Экспозициядә 86 сәнгать әсәре тәкъдим ителгән, алар арасында авторга рухы белән якын кешеләрнең портретлары, пейзажлар, натюрмортлар һәм сюжетлы композицияләр бар.
Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова җитәкчелегендә Татарстан Республикасы делегациясе бу көннәрдә Һиндстанда «Сураджкунд Мела» Халыкара халык кәсепләре һәм тукыма күргәзмәсендә катнаша.
9 февраль көнне 16:00 сәгатьтә Казан шәһәре үсеше институты Дәүләт сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясе белән берлектә Ольга Мичи һәм ГрОМ иҗат берләшмәсенең «Киләчәк торагы» күргәзмәсе кысаларында «Шәһәрдә сәнгать» дискуссиясен оештыра.
2023 елның 7 феврале сишәмбе көнне Казан Кремле күргәзмәләренә бушлай керү мөмкинлеге булачак. Татарстан Республикасы һәм татар халкы дәүләтчелеге тарихы музеен, Татарстанның табигый тарих музеен, «Манеж» күргәзмә залын һәм Ислам мәдәнияте музеен чират торып керү тәртибендә керергә мөмкин булачак.
Сезне «Табуретка» дип аталган Бөтенроссия балалар театраль-шигъри фестивальдә катнашырга чакырабыз. Чарада төрле юнәлештәге балалар һәм яшүсмер театраль коллективлар катнашырга (музыкаль, драма, курчак театрлары һ.б.) чакырыла. Коллективта катнашучыларның яше - 18 яшькә кадәр булуы шарт.
2023 елның 5 февралендә «Залесный» мәдәни үзәгендә Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән Татарстанның заманча композиторлары музыкасы VIII республика «Талантлар территориясе» конкурсы узды. Чараны Татарстан Республикасы Композиторлары берлеге һәм шәхсән аның рәисе, композитор, Россия һәм Татарстанның халык артисты Рәшид Фәһим улы Кәлимуллин оештырды.
Кичә 5 февраль көнне 46 яшендә кинәт Татарстан Республикасының атказанган артисты, Казан шәһәре филармониясе солисты Николай Анатолий улы Коновалов вафат булды.