20 августта Каюм Насыйри музеенда күренекле татар мәгърифәтчесе, галим-энциклопедист, педагог Каюм Насыйри истәлеге көне узачак.
24 август Казан Мэриясе бинасы балконнарында (Кремль ур., 3 йорт) «Казан тавышлары» театральләштерелгән перформансы үтәчәк. Бер кичкә шәһәр администрациясе балконнары театр сәхнәсенә әвереләчәк.
Чара 20.30 сәгатьтә Татарстанның халык артисты Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге «La Primavera» Казан камера оркестры чыгышыннан башланып китәчәк.
20 августтан 22 августка кадәр Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак.
Мәскәүдә Татарстан Мәдәният көннәре кысаларында 20 августта Татарстан киносы көне узачак.
20 августтан 22 августка кадәр Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре узачак.
Мәскәүдә 2024 елның 21 августында халык костюмы коллекционеры һәм реконструкторы Гөлшат Нугайбeкованың «Татар бизәлеше» лекциясе узачак.
2024 елның 24 августында Казан шәһәренең Кабан күле буенда «Печән базары» татар шәһәр мәдәнияте фестивале була.
Кама Тамагы районының Красновидово авылында Яблочный Спас музей-фольклор бәйрәме билгеләп үтелде, ул үзендә мәдәни программаны (мастер-класслар, театр куелышлары, ярминкәләр һ.б.) һәм православие традицияләрен берләштерде. Бәйрәмдә гадәттәгечә ТР эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментның милли сәясәтен гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов, ТР рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская һәм башкалар актив катнашты.
«Яшәү сәнгате» мәдәни-агарту үзәгендә яңа иҗади сезон ачыла. Алда кунакларны сәнгатьнең төрле юнәлешләре буенча лекцияләр, музыка кичәләре, спектакльләр һәм иҗади очрашулар көтә. Сезон шундый очрашуларның берсе белән 28 августта 18.30 сәгатьтә ачылачак. Кичә композитор, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстан композиторлары Cоюзы әгъзасы Эльмир Низамовның тормышы һәм иҗатына багышланачак.
«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестиваленең «Милли конкурс» номинациясенең традицион унлыгына 11 фильм керде. Алар арасында - сигез кыска, ике тулы метражлы кинотасма һәм бер анимацион эш.
«Күпмилләтле Россия буенча виртуаль тур» III Бөтенроссия конкурсына һәм этномәдәни күргәзмә проектлары телемарафонына гаризалар кабул итү дәвам итә.