21 майда 12:00 сәгатьтә "Мир" кинотеатрында "Кол Шәриф" фильмын күрсәтү булачак. Кинокартина «Аярис» (Казан) мәдәни үзәге тарафыннан Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән төшерелгән.
"Кол Шәриф" фильмын күрсәтү Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул ителүнең 1100 еллыгы уңаеннан узачак. Фильм икетелдә, экранда рус телендә субтитрлар белән үрелеп барачак.
19, 20, 21 май көннәрендә Казанда һәм 20, 21 май көннәрендә Болгарда уникаль яктылык тамашасы, Идел буе Болгар дәүләтенең Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланачак.
Казанда тамашаны Казан Кремле диварлары янында күрергә мөмкин.
20 һәм 21 май тамашаларны Болгардагы Ак мәчет диварларында күрсәтәчәкләр.
Яктылык тамашалары 20:00 сәгатьтә башлана һәм төнге 1:00 гә кадәр дәвам итә.
Турыдан-туры эфир программасында ("ВКонтакте" мәйданчыгында) федераль программалар буенча үз торакларын сатып алуга яшьләргә дәүләт ярдәменә юнәлтелгән төрле тармаклардагы министрлыклар һәм ведомстволарның Татарстанда гамәлдә булган программалары тәкъдим ителәчәк
Үткәрү датасы: 20 май 2022 ел (җомга)
Үткәрү вакыты: 17.45-19.00 (муниципаль мәйданчыклар 17.30 сәгатьтә тоташтырылачак)
24 май көнне Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, профессор, Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең һәм Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе – Айдар Фәйзрахманов ачык остаханә чарасын оештыра.
Иран киносы көннәре Казанда 20-22 майда узачак. "Мир" кинотеатрында Иран Ислам Республикасында төшерелгән халыкара кинофестивальләр лауреаты булган дүрт фильм тәкъдим ителәчәк.
Ачылу 20 майда 18:30 сәгатьтә булачак. Тамашачыларны сәламләү өчен Иран Ислам Республикасының Россия Федерациясендәге Илчелеге каршындагы Мәдәни вәкиллек җитәкчесе Масуд Ахмадванд һәм Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль консуллыгының вице-консулы Масуд Моллаи чакырылган.
Бүген 18 май көнне бөтен дөньяда Халыкара музейлар көне билгеләп үтелә.
Бу көнне без үзебезнең музей хәзинәләрендә сакланган тарихи-мәдәни мирасны саклауга һәм арттыруга багышлаган барлык кешеләрне котлыйбыз.
Музей тармагы хезмәткәрләренә аерым рәхмәт белдерәм. Сезнең тырыш һәм фидакарь хезмәтегез нәтиҗәсендә республика музейлары җәлеп итү үзәкләре, мәгърифәтчелек үзәкләре эшчәнлеге югары дәрәҗәдә алып барыла.
Чын күңелемнән сезгә нык сәламәтлек, иминлек, һөнәри уңышлар һәм казанышлар телим!
Татарстан Республикасы мәдәният министры И.Х.Әюпова
26 һәм 27 майда 18:30 сәг. Казан ТЮЗында танылган Россия язучысы, Казанда туган Василий Аксёнов әсәрләре буенча «Гена Стратофонтов маҗаралары» спектакленең премьерасы була.
Журналистларны 19 майда 15:00 сәгатьтә Василий Аксёнов музее мәйданчыгында булачак спектакль премьерасына багышланган матбугат конференциясенә чакырабыз: Карл Маркс ур., 55/31.
18 майда 11:00 сәгатьтә А.С.Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә "Рус халык уенчыгы" I Бөтенроссия (XIII регионара) конкурс-фестивале финалистларының эшләре күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә "Без уенчык ясадык..." дип исемләнә.
Күргәзмәдә барлыгы 150 эш тәкъдим ителгән (уенчыклар, панно, интерьер предметлары).
Чара 2022 елның 23 июленә кадәр дәвам итәчәк.
Ачылу тантанасына керү чакыру кәгазе буенча гамәлгә ашырыла.
Программа:
Татарстан Республикасында Иран мәдәнияте һәм сәнгате көннәрен үткәрү кысаларында 2022 елның 20 маенда «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының «Манеж» күргәзмә залында «Борынгы Персия мирасы. Иран сәнгате» күргәзмәсе ачыла.
Экспозицияне Иран архитектура һәм мәдәни объектлары, шулай ук ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән табигый тыюлыклар фотосурәтләре һәм картиналары тулыландыра.
Мәдәният, сәнгать һәм креатив (иҗади) индустрияләр өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыруга Россия Федерациясе Президентының грантларын бирү өчен 2022 елның беренче махсус конкурсында җиңүчеләр исемлеге расланды.
Җиңү суммасы буенча Татарстан Республикасы 4нче урында, бары тик Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Түбән Новгород өлкәсеннән калыша.
Җиңүчеләр арасында “Татарстан Республикасының Питрәч якташлык җәмгыяте” иҗтимагый оешмасыннан 2 999 196 сумга “Кырык беренчегә экскурсия” республика проекты да бар.