6 июньдә бөек рус шагыйре, хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы Александр Сергеевич Пушкинның туган көнендә Россиядә һәм дөньяда Рус теле көне билгеләп үтелә. Бәйрәм РФ халыкларының гомуммилли байлыгы, халыкара аралашу чарасы һәм дөнья цивилизациясенең мәдәни һәм рухи мирасының аерылгысыз өлеше буларак рус телен саклап калу, ярдәм итү һәм алга таба үстерү өчен гамәлгә куелды.
20 майда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итү кысаларында Казан шәһәренең Җәмигъ мәчете төзелеше башлану уңаеннан истәлекле билге куелды.
2022 елның ноябрендә Россиядә иң борынгы театр уку йортларының берсе 100 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Бәйрәм чаралары кысаларында Казан театр училищесы укытучылары һәм студентлары 2022 елның 6 июнендә театральләштерелгән тамаша оештыралар. Демонстрацияне үткәрү VII Халыкара «Нәүрүз» театр-белем бирү фестиваль-форумы ачылышына багышланган.
Кичә Казанда композитор Салих Сәйдәшев истәлегенә багышланган «Халык мәхәббәте лауреаты» музыкаль сәнгать фестивале узды.
Республика балалар китапханәсе - балалар сәнгать һәм тармак әдәбиятының саллы китап җыелышы. Республика балалар китапханәсенең фондында 121 800 данә китап исәпләнә.
8 июньдә, үзенең туган көнендә, Татарстанның атказанган артисты Илүзә Хуҗина "Birthday concert" дип исемләнгән сольле концерт тәкъдим итәчәк.
3 июньдә 15.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында матбугат конференциясе була.
Россия халыкларының мәдәни мирасы елы кысаларында Тәтеш районы Балалар сәнгать мәктәбендә «Халык традицияләре - туган як рухы» I Республика балалар халык иҗаты фестивале узды.
6 июнь көнне Казан яшь тамашачылар театрында Рус теле көне һәм бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне уңаеннан интеллектуаль-музыкаль кичә узачак. Театр аны Н. Г. Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе белән берлектә әзерли.
Тиздән «Фламанд сәнгатенең алтын гасыры» күргәзмәсендә графика ротациясе узачак. Шуңа күрә июнь аенда беренче тапкыр басма графика әсәрләренең беренче өлешен күрү мөмкинлеге бар. Июль аенда ул «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларында вакытлыча саклана торган һәм үз чиратын көтә торган икенче өлешенә алышыначак.