II Балалар мәдәни форумына әзерлек кысаларында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан мәдәният һәм сәнгать үсеше өлкәсендә балаларның иҗади тәкъдимнәрен сайлап алу уздырыла.
Магнитогорскида Россиянең кече шәһәрләре театрларының ХХ фестивале узды. Анда Татарстан Республикасын Әлмәт театры һәм Яр Чаллыдан Рус драма театры "Мастеровые" тәкъдир итте.
Әзербәйҗанда VI Халыкара сәнгать биеналле "Нахчыван - җәмгыять бишеге" узды. Ул Әзербәйҗан халкының Гомуммилли Лидеры Гейдар Алиевка 100 ел тулу уңаеннан оештырылды. Биеналледа Татарстаннан танылган рәссам Әлфия Ильясова (Саргин) катнашты. Үзенең иҗатында рәссам ассызыклаган сораулар - төрки цивилизация культурасы, татар халкының гореф-гадәтләре һәм мифологиясе, татар халкының тарихи бәйләнеше, традицияләр һәм киләчәк, аларның дөнья халыклары белән элемтәсе.
«Татаркино» мәдәният учреждениесе үзенең рәсми сайтында «Онлайн кинотеатр» кушымтасында Татарстанда төшерелгән фильмнарны урнаштырды. Хәзер аларны ирекле рәвештә карап була. Проект ТАССРда кино җитештерү һәм кинопрокат оештыруның 100 еллыгына гамәлгә ашырыла, ул киләсе елда билгеләп үтеләчәк.
6 июньдә Мәскәүдә «Кызыл мәйдан» IX Китап фестивалендә «Татарстан Республикасы Милли музее җыелмаларында ислам мәдәнияте һәйкәлләре» каталогын тәкъдир иттеләр.
10 июньдә «Зөя утрау-шәһәрчеге» музей-тыюлыгында «Бөркет- патшалар кошы» Россиянең дәүләт геральдикасы» күргәзмәсе ачыла. Чара Зөя утрау - калачыгында шундый ук исем астында «Бөркет - патшалар кошы» реставрация фестивале кысаларында уза.
2023 елның 6 июнендә «Казан Кремле» музей-тыюлыгының күргәзмә залларында Көнчыгыш Казахстан тарих-туган якны өйрәнү музее коллекциясеннән «Бөек дала алтыны» күргәзмәсе ачылды. Анда 15 меңгә якын предмет тәкъдим ителгән, алар арасында алтын бизәнү әйберләре, кыйммәтле ташлар, казаннар һәм кием-салымны реконструкцияләү һәм башкалар бар.
Кичә Казанда төрки халыкларның «Нәүрүз» XVI Халыкара театр фестивале ачылды. Беренче көнне матбугат конференциясе, Татарстан спектакльләрен күрсәтү, тантаналы ачылыш һәм быелгы хэдлайнерларның берсе булган Драма сәнгате мәктәбенең (Мәскәү) «Вишневый сад» спектакле күрсәтелде.
Бүген 2023 елның 6 июнендә Казан Кремлендә Россия Федерациясе Федераль Җыены Дәүләт Думасы мәдәният буенча Комитет рәисе Елена Ямпольская рәислегендә күчмә утырыш узды. Утырышның темасы - "Россия Федерациясендә этномәдәни төрлелекне саклауны тәэмин итү өчен хокукый һәм оештыру нигезләрен булдыру. Төбәк аспекты".
4-5 июньдә Казанда «Туку бистәсендә рухани көн» православие шәһәр фестивале узды. Ул тарихи урында, халык күңел ачулары, традицияләр белән башланып китте.