10 июнь С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ Россиянең иң эре музыкаль фестивальләренең берсе - Сергей Рахманинов исемендәге Халыкара «Ак сирень» фестиваленең йомгаклау концерты узды.
Бүген Нижневартовскида Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Нижневартовск шәһәренең 2 нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе һәм «Нижневартовск шәһәренең «Мирас» татар милли мәдәни автономиясе» җирле иҗтимагый оешмасы арасында иҗади хезмәттәшлек һәм уртак эшчәнлек турында өчьяклы килешүгә кул куелды.
12 июньдә Россия көне билгеләп үтелә. Татарстан мәдәният учреждениеләре Россия көненә багышланган берничә көнгә исәпләнгән махсус мәдәни программа әзерләде.
2023 елның 9 июнендә "Казан Кремле" музей-тыюлыгы территориясендә "Роскосмос" дәүләт корпорациясе тәкъдим иткән "Россия космосының хатын-кыз йөзе" баннерлы фотокүргәзмәсен ачтылар. Монда ватан космонавтикасының "биш йолдыз" фотосурәтләрен һәм тарихын күрергә була.
12 июньдә «Татаркино» Россия көне уңаеннан саф һавада кино күрсәтү, патриотик шоу һәм концертлы бәйрәм оештыра. Бәйрәм программасы Зәйни Солтан аланында 19:30 сәгатьтә башлана. Һәркем өчен керү ирекле.
Бүген ТР мәдәният министры Ирада Әюпова Казанда Иран Ислам Республикасының генераль консулы Давуд Мирзахани белән очрашты. Очрашуда шулай ук Иран Ислам Республикасының Казандагы консулы Молли Мәсуд катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Төркия дәүләт театрлары генераль директоры Мостафа Курт белән очрашты. Очрашу Казанда 5-11 июньдә уза торган XVI «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале кысаларында узды.
Россия көнендә 12 июньдә Татарстан Республикасы Милли музеенда кунакларны төрле халык гореф-гадәтләре һәм иҗатлары - җырлар, биюләр, шулай ук уен-көлке белән таныштыручы чаралар планлаштырылган.
2023 елның 13 июнендә 18:30 сәгатьтә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгы ишегалдында «Казан» журналының беренче Җәйге кичәсе узачак. Саф һавада оештырылган концертта үзенең утыз еллыгын билгеләп үтүче әдәби-сәнгать һәм тарихи-публицистик журнал авторлары, геройлары һәм дуслары катнашачак.
Татар телен популярлаштыруга юнәлтелгән яңа проект - «Сүз байлыгы» - https://ayew.ru/syz